|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2021 Киңәш-табыш
Ковид белән авырганнарга кайчан мунча керергә ярый?Коронавирустан савыккач та, күпләр элекке халәтенә тиз генә кайта алмый. Хәлсезлек, кәеф булмау, чәч коелу, хәтер начарлану, озакка сузылган коры ютәлдән зарлана. Табиблар моны ковидтан соңгы синдром дип атый. Өстәвенә вирус кешенең авыруларын кузгатырга, берьюлы берничә әгъзаны зарарларга мөмкин. Ковидтан соң тернәкләнү турында Татарстанның штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов белән сөйләштек. — Халит Сәүбәнович, тернәкләнергә күпме вакыт кирәк? — Бу һәр кеше өчен индивидуаль. Кемнеңдер ис сизмәве бер атна бара, икенче берәүләр бер айдан соң гына сизә башлый. Ковидтан соңгы синдром билгеләре 6 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин дип санала. Вирусның кайсы әгъзага зыян салуына карап, дәвалануның озакка сузылуы да бар. Йөрәк-кан тамырлары зарарлану, тромблар барлыкка килү — иң куркынычы. — Авыру билгеләрсез узган очракта да, ковидтан соңгы синдром күзәтеләме? Ковидтан савыкканнан соң, анализлар тапшыру мәҗбүриме?
— Авыру билгеләрсез узган икән, димәк, кешегә коронавирус диагнозы куелмаган. Дөрес, бу очракта синдром билгеләре күзәтелмәс дип ышандырып әйтеп булмый. Гадәттә, табиб диагноз куйган кешеләргә савыкканнан соң кабат кайчан килергә, нинди анализлар тапшырырга икәнен әйтә. Бу киңәшләргә колак салырга, табиб кушканнарны үтәргә кирәк. Ковид кичергән кеше терапевт күзәтүе астында булырга тиеш. Күпләр авыруны җиңдем дип тынычлана, сәламәтлеген ныгыту, тернәкләнү турында уйламый, ләкин өзлегү куркынычы зур. Әгәр кеше өйдә генә авырган икән, терелгәннән соң үзен яхшы хис итсә, аны бернәрсә борчымаса, анализлар тапшыру мәҗбүри түгел. Дөрес, кан басымын, сатурацияне, кандагы шикәр күләмен үлчәп тору комачау итмәс.
— Нинди билгеләр күзәтелгәндә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?
— Кан басымы еш күтәрелсә, һава җитмәү, тын кысылу, йөрәк еш тибү, шешенү, күкрәк турысында авырту тою, канда шикәр күтәрелү, гел су эчәсе килү, гомумән, элек булмаган билгеләр сизелсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Ковидны еш кына гормональ препаратлар белән дәвалыйлар, ул бавырга да зыян китерәдер?
— Гормоннарның бавырга тәэсире сирәк күзәтелә, ул күбрәк ашказаны асты бизенә зарар китерә. Бу — кандагы шикәрне контрольдә тота торган мөһим әгъза. Шуңа да кан басымы, кандагы шикәр күләме күтәрелергә мөмкин. Шикәр бик югары булганда, кешенең аңын югалтуы да бар. Өй шартларында шикәрне глюкометр ярдәмендә үлчәргә була. Әгәр үзгәрешләр сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
—Кайчан мунча керергә киңәш итәсез?
— Ковидтан терелгәннән соң ике атна тирәсе вакыт узгач, мунчага барырга була. Мунча гади процедура түгел, ул — йөрәк өчен сынау. Чабыну, парлану, эсселек хәлне алырга, кайбер кешеләр өчен зыянлы булырга мөмкин. Физик күнегүләр ясарга, спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә чама хисен онытмасын иде. Терелүгә үк спорт залына йөгерү дөрес түгел. Ниндидер нәтиҗәгә ирешәм дип, көчәнеп күнегүләр башкарырга ярамый. Иң яхшысы — җәяү йөрү. Бары кан анализы күрсәткечләре нормальләшкәч, сау-сәламәт икәнлегегез раслангач кына, акрынлап элекке актив тормышка кайтырга була.
— Өй шартларында ничек тернәкләнергә?
— С, Д, Е витаминнарын эчәргә кирәк. Рационда зәйтүн мае, балык, тавык ите, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвекләр булсын. Тозлы, ысланган, баллы әйберләрне, алкогольне мөмкин кадәр чикләгез. Диета белән мавыкмагыз. Әгәр теге яки бу әгъза зарарланган икән, ничек тукланырга кирәклеген табиб киңәш итәчәк. Күбрәк саф һавада булу, хәрәкәтләнү файдалы. Көненә кимендә 7-8 сәгать йокларга тырышыгыз. Табиб кушканнарны үтәгез. Эш белән ялны аралаштыру мөһим.
Фото: пиксабай
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|