поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.12.2021 Җәмгыять

Айгөл Әхмәтгалиева: "Хәзер китап кайгысымы, синең язганың кемгә кирәк, дип вакыт-вакыт канатлар салынган вакытлар да була"

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева исеме китап укучыларга яхшы таныш. “Ак читек”, “Кичке таң”, “Туташ” кебек күләмле әсәрләре белән ул укучыларның күңелендә үз урынын алды инде. Бу көннәрдә аның “Һәркемгә бер кояш” әсәре кесә китабы форматында нәшер ителде.

Бу – “Татмедиа” АҖнең “Казан утлары” журналы белән берлектә  чыгучы 8 китабы. 

– Күләме кечкенә, кесәгә салып йөртерлек китабчык булса да, әлеге әсәрнең кыйммәте бәһасез, – дип билгеләп үтте журналның бүлек мөхәррире шагыйрь Рафис Корбан.

Хәзерге заманның аралашу үзенчәлекләре, социаль челтәрләрдәге тормыш, тәрбия, мәктәп һәм гаилә проблемаларын автор бик үзенчәлекле итеп тасвирлый. Әсәр беренче тапкыр “Мәйдан” журналында басыла. 
 
Яңа китапны тәкъдим итү чарасына Татарстан Язучылар берлегеннән Илсөяр Иксанова да килгән иде. Ул язучы-драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның әдәбиятта үзгә урыны барлыгын билгеләп кенә калмыйча, аның иҗат портретын баетып, әсәрләренә анализ да ясады. 
– Язучылар берлегендә 200дән артык хатын-кыз язучы бар. Актив иҗат итүчеләр арасында үз стиле, үз кыйбласы булган, бөтен язган әсәрләре белән аерылып торган Айгөл Әхмәтгалиеваны билгеләп үтәсе килә. Дөнья мәшәкатьләреннән аерылып зур проза әсәрләре язу өчен батырлык та кирәк. Аның “Туташ” кебек тарихи романнар язырга алынуы да сокландыра, – диде ул. 
 
Айгөл ханымның әдәбият өлкәсендәге уңышларын шагыйрә Асия Юнысова да билгеләп үтте.
– Хатын-кыз язучыларга хас психология дә, сизгерлек тә бар аңарда.  Тел тоемы да, теманы тотып ала белү дә бар аңарда. Гаҗәеп тыйнаклык та бар. Ул шул тыйнаклыгын әсәрләренә алып килә, – диде шагыйрә Асия Юнысова язучының “Казан утлары”нда басылган соңгы әсәренә дә тирән анализ биреп. Сүз уңаеннан, журналның 12 санында Асия апа Юнысованың да бик яхшы повесты бар.
 
– Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Гомер буе яхшы кешеләр  генә очрады. Кайда эшләсәм, кайда укысам да, миңа теләктәш була алган, һәрвакыт канат куеп торучы, уңышларыма сөенә белүче хезмәттәшләремә рәхмәт, – диде Айгөл Әхмәтгалиева очрашуга йомгак ясап. – Бер рәхмәт мең бәладән коткара. Рәхмәтлемен язмышка да, юлымда очраган кешеләргә дә. Китап чыгару идеясе белән “Казан утлар”ы үзләре чыкты. Барлык мәшәкатьләрне үз өсләренә алдылар. Яшерен-батырын түгел, хәзер китап кайгысымы, синең язганың кемгә кирәк, дип вакыт-вакыт канатлар салынган вакытлар да була. Шушындый очрашуларга баргач, укучыларның таушалып беткән китап күрсәтүләре, укыйбыз дип әйтүләре һәм яңа әсәрегез кайчан булыр икән дип сораулары илһамландырып яшәүгә көч биреп җибәрә дә, канатланып тагын язарга тотынасың. Язмышлар һәркайсыбыз сынап тора, кем чир белән, кемне нәрсә белән. Нинди генә сынау кемгә генә килмәсен, таяну ноктабыз булса иде. Аллаһы Тәгалә биргән кануннармы ул, матурлыкка тарткан китапмы, яныбызда таяныч булган кешеләрме  – шул таяныч ноктабыз булсын. 
 
Яңа китап белән очрашу кичәсендә Балтач районы  Норма районы китапханәчеләре дә килгән иде. Алар укучыларга иң элек Айгөл Әхмәтгалиева китаплары белән танышуларын һәм барысын укып баруларын әйтеп үттеләр.
 

Рәсимә ГАЛИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.12.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»