поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.12.2021 Җәмгыять

"Яза күрмә! Мин үземнең ятимлектә үскәнем, нинди хәсрәтләр кичергәнем турында сөйли алмыйм”

Гали авылының иң уңган аксакалы - хаҗи Ильяс абый Арсланов. Ул көнбагыш мае чыгару остасы. Бик күп еллар буе тирә-як төбәкләргә, авыл халкына иң чиста көнбагыш мае чыгарып сата. Ә түбен халык малларына, кош-кортларына сатып ала.

Ильяс абый бик динле һәм олы җанлы кеше. “Иркәм, барлык язмаларыңны да Чәчкә апаң (хатыны) белән яратып укып барабыз. Бигрәк тә матур язасың инде. Әле менә Морат бабкай чишмәсе турында язып, Бөтенроссия конкурсында 3нче урынны яулагансың икән. Тик чишмәнең элгәреге рәсемен куйгансыз, хәзер мин утырткан чыршылар коймадан да биегрәк булып үскәннәр, тагын да матур”.
 
Үскәннәр шул. Чөнки авыл халкы чишмә тирәсен гел карап, агачларына су сибеп тора. Мин дә быелгы ураза вакытында чишмәгә төшкән идем. Карасам, умарта күчедәй гөж килеп, аккалфаклылар чишмә тирәсен җыештырып йөриләр. Мин дә аларга кушылып, кулымдагы чиләккә су тутырдым да Ильяс абый утырткан чыршыларга су сибә башладым. 20ләп чыршы агачы төбенә берәр чиләк су салып чыктым. Ильяс абыйның чыршылары да, яңа зиратыбызга утырткан каеннары да, ботакларын сузып, әрвахларыбызны ачы җилләрдән, кышкы бураннардан ышыклап, авылдашларыбызның гөнаһларын ярлыкауны, теләгән теләкләренең күккә барып ашуларын сорап, догада утыралар кебек. Зираттагы чыршыларга суны Ильяс абый хатыны белән икәү сибеп йөриләр икән. Моның өчен суны, зур канистраларга тутырып, машинасы белән алып килергә туры килә. Ильяс абый утырткан каен-чыршылар шулай ук авылдагы балалар мәйданчыгында, Мәдәният йортында, медпункт янында, үз йортының коймасы буйлап үсеп утыралар. Ул үсентеләрне дә үзе үрчетә, кая кирәклеген белешеп, язга ниятләр ниятләп куя.
 
Мин газетага язар өчен килдем дигәч, тыйнак кеше буларак: “Иркәм, яза күрмә! Мин үземнең ятимлектә үскәнем, нинди хәсрәтләр кичергәнем турында сөйли алмыйм”, - диде ул, күзләреннән атылып чыккан яшь тамчыларын сөртә-сөртә. Кайберләре, энҗе бөртекләре кебек, җыйнак кына сакалы буйлап муенына агып төштеләр.
 
- Аллаһы Тәгалә һәркемнең эш-гамәлләрен, ниятләрен күреп, белеп тора. Изгелек кыласың икән, мактанма! Аллаһыга таянып эшлә һәм яшә! Барыбыз да мәңгелек йортка барачакбыз, кылган изгелекләребез өстен булып, чыршылар ышыгында әрвахларыбыз тыныч йокласын, ә барасы урыныбыз җәннәт бакчаларына тиң булып, кыямәткәчә тыныч булсын! Амин!” - диде ул сүз тәмам дигәндәй, йомшак кына елмаеп.
 
Ильяс абый, зинһар өчен, ачуланма инде! Кушмасаң да, яздым. Тыйнак һәм сабыр кешесез, Ильяс абый. Мактанмыйча һәм масаймыйча, авылыбызны яшелләндерүгә хәлегездән килгән кадәр өлеш кертәсез. Тагын озак еллар яшәгез, Сез Чәчәк апа белән моңа лаек.
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы

Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 09.12.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»