|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2021 Милләт
Яшьләргә татар теле булды ни, булмады ни...Җәй башларында авторларның берсе хат югарыга менеп җитми ахрысы дип, шик белдереп язган иде. Менә мин Путинга язып карадым. Менеп җитә икән! Әхлаксызлык турында язган идем. “Безнравственность зашкаливает, если нравственность не восстановить хотя бы до уровня послевоенных лет, то безнравственность может погубить Россию”, — дидем. Мәктәп хәлләре турында да, нәрсә эшләргә кирәклеген дә яздым.
Путинга хатым ошаган, укыгач та, ул аны тикшерергә, чарасын күрергә дип, Мәгариф министрлыгына җибәрергә кушкан. Күпмедер вакыттан миңа Русия Мәгариф министрылыгының Дәүләт сәясәтенең тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсе департаментыннан дүрт битлек хат килде. Анда бүгенге көндә безнең илдә балаларда, яшьләрдә патриотизм хисе, Ватанны саклаучыларга, законга, эш кешесенә һәм өлкәннәргә хөрмәт, илдәге күпмилләтле халыкның традицияләренә, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә багышланган нинди эшләр башкарылуы турында тәфсилләп язылган.
Бер уңайдан, тел турында берничә сүз язып үтим әле. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча Җир шарында ел саен күпмедер тел юкка чыга. Глобализация дигәннәре шулай дәвам итсә, гомумән, берничә тел генә калуы ихтимал. Бөтен тормыш язылмаган бер канунга буйсына. Нәрсәдән башка яшәп булмый — шул әйбер булдырыла, саклана. Бу канун һәрнәрсәгә кагыла. Телне саклау өчен дә ансыз яшәп булмаслык шартлар кирәк. Авылны торгызып, күпчелек татар авылда яшәсә, тел бетмәс иде, чөнки тел белмичә авылда яшәп булмый. Икенче шарт: татар телен белмәүчене эшкә алмасалар, югары уку йортына кабул итмәсәләр, депутат итеп сайламасалар, түрә итеп билгеләмәсләр, барлык җыелышлар татар телендә барса — телне өйрәнерләр, белерләр, сакларлар иде. Бернинди өндәү дә кирәкмәс иде. Ләкин андый шартлар юк. Күпчелек татар хәзер шәһәрдә яши. Ә аларга, бигрәк тә яшьләргә, татар теле булды ни, булмады ни, белмичә дә яхшы яшиләр. Шундый хәлләр...
Минехәбир ГАЙФЕТДИНОВ. Тукай районы, Калмаш авылы
Минехәбир ГАЙФЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|