|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2021 Хәвеф-хәтәр
"Мине коткармагыз! Яшисем килми!": пенсионерка дәваханә каршында үз-үзенә ут төрткәнУфада тимер юлчылар дәваханәсы бинасы алдында 64 яшьлек хатын үз-үзенә ут төрткән. Бу хәл бүген Уфаның Октябрь проспекты, 71/1 йорты янында иртәнге 9:36да булган, дип аныкладылар МЧСта. Урында 1,5 литр сыеклык салынган баллон һәм шырпы табылган. - Дәваханәнең янгын хәвефсезлеге буенча инженеры сүзләренә караганда, ул ханымның «Мине коткармагыз! Яшәргә теләмим!» дип кычкыруын ишеткән һәм үз-үзенә ут төртү актын кылуын күргән, шуннан соң ул янгын сагына шалтыратып, ут сүндергечне эләктереп, хатын-кыз янына йөгергән, - дип хәбәр итә коткаручылар. – Ул зыян күрүчене сүндергән.
Тәненең 90 процент пешкән хатынны 18нче дәваханәгә китергәннәр. Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, аның гаиләсендә проблемалар булган. Шулай ук, ул язу калдырган, дип язучылар бар.
Фото: mshsrb.
--- |
Иң күп укылган
|