поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.12.2021 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. Ә үз фикерең бармы соң?!

Сөйләм һәм аны баету чарасы җыр темасын дәвам иттереп, җырның рухый ризык буларак үзенчәлекләрен, асыл сыйфатларын барлауны, аларның үзебезнең тормышта ни дәрәҗәдә урын алуын ачыклауны дәвам иттерәбез. Тик үткәненә бер генә мизгелгә кире кайтып, бүген кирәк булачак бер фикер өстәп китик: үткән язманы укыган, уйланган, уңай да, тискәре дә сүз әйткәннәргә рәхмәт.

Тик бер нәрсә борчыды: тезисны тирәнтен төшенергә теләмичә, темадан тайпылырга, шулай итеп, күпчелекнең диккатен таркатырга алынучылар бар. Юкка азапланырга кирәкми! Бигрәк тә бу юньсез максат өчен укучыларны, Матбугат.руны гаепләү – намуссыз шөгыль. Эчбушатырга башка урын да җитәрлек, дигән киңәшебезне тотарга иде. Матбугат.ру да үзенә каршы “фикер”ләргә сизгеррәк карасын иде.
 
Мондый кирәксез “искәрмә” өчен гафу үтенеп, төп тезисыбызны дәвам иттерәбез. Беренче дәресләребездә үк әле җырда моңмы, сүзме беренчел дигән сорау куеп, аны төрле яссылыкта бераз яктырта килгән идек. Хәзер уйлануны тирәнәйтер өчен  берничә парча:
               
Үлемсезлек
 
Адәм баласының бер дә үләсе, якты дөньядан юк буласы килми. Ул гомеренең теге дөньяда да дәвам итәчәгенә ышана. Шулай да  җанның дөньяга кире кайтып яши бирүе турында хыялланып, әкиятләр уйлап чыгара. Кабер өстендәге үлән, чәчәкләр, агачлар, алардагы җимешләр, шулар буйлап хәрәкәтләнгән бөҗәк, күбәләкләр кемнәрнеңдер җаны дип ышаныла. Мәңге яшисе килә!
 
Тик болар үзләре дә бик вакытлы, кыска гомерле бит, күбәләкнең гомере көннәр белән генә санала, ә кеше җаны, кеше рухы алай кыска булмаска тиеш кебек.
 
Адәм баласы бу юлы да өметен өзми, ул – чиксез хыялчы. Шагыйрьләр бигрәк тә. Хәтерлимсез:Кеше китә, җыры кала диләр, / Бер җыр калсын әле бездән дә, дип җырлый Хәйдәр Бигичев, (Илсур Хөснетдинев,  Фәнис Яруллин язган җыр).   Кадыйр Сибгатуллин да кеше гомерен җыр итеп күз алдына китерә. Аныңча, җыр ул мәңгелек.
 
И-и-и, бөек хыялчы! “Бу тормышта каласы килә бер җыр булып”, дигән мәшһүр юлларын язганда шагыйребез күбәләк гомерле кыска җырлар да булырын башына да китермәгән ләбаса.
 
Инде әйткәнебезчә, җыр катлаулы иҗади күренеш, ул дүрт авторның уртак иҗади җимеше. Аларны аерым аерым күзалларга ярамый, мөмкин дә түгел. Ә бит күпчелегебез аны менә Кадыйр кебек бербөтен итеп күз алдында тота да. Менә шулай күзаллаучылардан янә композитор Кәримуллин: “җырда моң, көй шигырьнең үзендә була, композитор шуны табып алырга тиеш”, ди. Аннан да өстенрәк куйган фикерләр дә бар бит. Халык авыз иҗаты белгече  Илгиз Кадыйров: Милләтне саклаучы ул тел генә түгел, килешмим, ул музыка, ди. Күрәсез, җырның асылы көй, музыка диючеләр, шуңа өстенлек бирүчеләр бар.
   
Бар җырның үзәге сүз диючеләр. Менә Рәдиф Гаташ: Җыр шагыйрьнең бөтен иҗаты, ул  – аның халәтен, халкының уен, хисен әйткән сүзләре. Шагыйрә Флера Тарханова да: “Тоссыз сүзле җырлар бик күп”, дип зарланган иде. Бу хакта үземнең дә уйлануларым булган. Менә бер парчам. Сүз җаеннан: фәнни сөйләмгә әдәби парча кыстыруымның сәбәбе дә укучым “үпкәсе”– соңгы язмама “язар булсаң, яз үзеңнекен, кешенекен шәрехләү җегет эше түгел”, дигән иде. Менә үземнеке. Тик ул аны укыр, уйланыр микән...
   
Көйме, сүзме – мәгънәле?
   
Нигә мин бик күп җырның сүзләрен белмим? Бу зур кимчелек түгелме – әлләнинди озын поэмаларны хәтерләүчеләр бар, ә син монда өч куплетлы бер җырны хәтерләмисең!
   
Ә бит көе хәтердә – башыннан азагынача мөгрәп чыга аласың. Бөтен борылыш, тукталыш, паузаларына кадәр, сүз белән бәйләмичә, эзмә-эз кабатларга булдырасың.
   
Нинди нәтиҗәме? Инде әйтелгәнчә, мәгънәле көй генә, мәгънәле моң гына, нәкъ менә мәгънәле сүз кебек, акыл һәм хис күзәнәкләренә теркәлә бара дибез икән, димәк, бу җырның сүзләре көенә караганда мәгънәсезрәк булып чыга...
   
Чү, ашыкма!  Бәлки беренче тапкыр ишеткәндә ул җырның сүзләре ап-ачык әйтелмәгәндер, җырчы авыз эчендә ботка пешереп җырлагандыр.
 
Бүген менә тик кенә торганда тәмле бер көй хәтергә килеп төште. Исеме ничек соң, исеме? Әһә, “Туктале җил, исмәле җил”... Бу бәлки, җырның исеме дә түгелдер, ә менә җырның асылын тәгаенләрлек сүзләре барыбер аныкы, җырның үзәген шулар хасил итә дә. Шулар зиһенгә уелып куелган да. Димәк, җырның болардан да мәгънәлерәк сүзләре булмаган...
   
Һәр тыңлаган җырдан менә шундый мәгънәле, рухи дөньяңны баета торган гыйбарәләр зиһенгә уела барсын иде: “Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар!”; “Уйнагыз, гармуннар!”, “Иртә торып, шәл ябынып, юлга карыйм”.
   
Нигә нәкъ менә шушы сүз, шушы гыйбарә зиһенгә уелып кала?  Анысы инде серле бер могҗизадыр... Менә шундый серле могҗиза турында янә бер парча:  Илһам чыганагы
   
Яшьлек турындагы кыйссамны тәмамларга дип Переделкино иҗат йортына килдем. Языла. Менә әсәрнең иң нечкә, иң хисле ноктасына да җиттем: ярату мизгелләре. Абау, нишләдем – төртелдем дә калдым бит. Каләм чалкан ятты.
   
Ярый әле андый вакытта фикерләү рәвешен яисә  теманы үзгәртә алам, фәнни эшем бар иде – шуңа күчтем.
   
Язып аргач, укуга күчәм. Бер мемуар укый башлаган идем, укылды, мавыктыра хәтта, бүген, көчәнмичә, үземне-үзем азапламыйча гына шуны дәвам иттердем.
   
Тик сизәм: аңымның төпкелендә төп “эшем”– теге мәхәббәтем кымырҗый. Мемуарның тарту көче сизелеп кимеде, читкә куясы килә башлады. Үзеңне көчләү файдасыз икәнен сизеп, өстәл тартмасына үреләм – анда кечкенәрәк  китаплар – Гавриэл Державинның, Гомәр Хәйямның  шигырь китаплары. Шулардан мәхәббәт турындагы шигырьләрен чүпләп-сайлап укый башладым.
   
Сизәм: шигырьләр мине илһам чыганагына шактый якынайтты, мин янә каләмгә үрелеп, үз теләгәнемне язарга әзерләнеп беттем кебек. Тик... барыбер нидер җитми әле, шигырьләрне дә менә-менә кире өстәл тартмасына салырга торам.
   Ниһаять, гәүдәм турая башлый, күкрәк күтәрелә, күтәрелә, сулыш-тын ачыла бара, ачыла бара, ул көй булып, җыр булып бәреп чыга: “Хафизаләм иркәм...”.
   Шундук кулыма каләмемне дә алам, язарга да тотынам...       
   Көтелгән илһам чыганагым моң, җыр булган икән...
   
Ай-яй- чыннан да нинди могҗиза ул җыр! Бу хакта юкка гына борчылып та уйланылмый икән! Менә янә бер парчам:   Үз җырың.   Җырның күз яше кебек яисә чык тамчысы кебек бербөтен булырга тиешлеге табигыйдер бит! Аны бер ана үз карынында йөртеп, үзе табып, үзе үк бүтәннәргә тәкъдим итүе табигыйдер бит! Нигә аны дүрт кешенең тудыруы мәҗбүри икән!
   
Әгәр көе үзенең күңелендә ихластан туып, үзе үк шуны сүзләр белән үреп, тыелгысыз бер сулышта җырлап та җибәрсә. (Бар бит, бар бит бездә дә  шундый “чык тамчылары”: Илһам Шакиров, Зөлфәт Хәким, Зөфәр Хәйретдиневнекеләр...).
 
Моңа бит мин генә борчылмыйм икән. Җырчы Эдит Пьеханың бер әңгәмәсе истә. Шундый җыр туганы бар – сүзләрен дә үзең чыгарасың, тик тәкъдим итә башласаң, җырчыга сүз язарга рөхсәт юк, закон кушмый, диләр; җырга “хуҗа” эзләргә туры килгәне булды, шуңа риза “алкашлар” табыла иде әле ярый.
   
Хөр җырның сулышын буарга гына торган нинди “тәртипләр” бар иде бит. Хәер, алар әле дә баштин ашкан. Җыр әле һаман акча корбаны булудан туктамаган. Үз җырыңны үзең язып, үзең җырлау бәхетен күбрәк татысыннар иде.
 
Җырның үзәге моңмы, әллә сүзме дигән ”кысыр” гәпкә чик куяр өчен аны кем ничек бәяләве дә юл ачадыр бәлки. Җырга, аны башкаручыга бәя бирү турында алда әле махсус бер сөйләшү булыр. Бүген төп тезисны хәтергә уеп куйыйк: җырга иң гадел бәяне аны тыңлаучы бирә. Ул бәя өчен, димәк ки, тыңлаучы җаваплы, җырның киләсе язмышын ул хәл итә. Халыкта җырга бирелә торган бәяләрне искә төшерик: Уңай тәэсир иткән җырга гадәттә, уйлап та тормыйча,  “матур” җыр диләр. Уйлабрак әйткәндә “моңлы”,  “халыкчан”, “татарча”, “борынгы” кебек бәяләр бирелә. Андыйлары да еш кына уйлап җиткерелмәгән, җавапсыз бәяләр. Тискәре тәэсирле яисә битарафрак бәяләр очрый: “Башваткыч җырлар”; “Кабатланган”; Илһам Шакировның Мидхәт Миншин белән әңгәмәдә: “Килде-китте җырлар”, дигәне хәтердә калган.  Үзем  “Очраклы” җыр” дип “Жигули”ны теркәп куйганмын. Кыскасы, кирәкми җырны өлеш-кисәкләргә бүлгәләү, аны бербөтен итеп кабул итәргә. һәм бөтенне бәяли торган бәяләр белән бәяләргә кирәк. Әнә   Гөлзадә кебек: “Җырда яхшылыкны гына күрик: алар күп; зарланмыйк”, ди.
   
Хәер, җырда яхшылыкны гына күрү турында әле алда сөйләшербез. Ә хәзер җырның төрле әсәси өлеш-кисәкләрдән торуын таныганнан соң, җырның үзәген тәмам ачыклап бетерү ихтыяҗын тойган хәлдә, шуны тәфсирләүгә күчик. Мона үзенә әңгәмә-дәрес багышлау сораладыр. Хәзергә исән-сау торыгыз!
                                   Илдар Низамов,
                      филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 09.12.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»