|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2021 Шоу-бизнес
Илмира Нәгыймова никах үзәгендә йөрүен "интрига" дип атаган (ФОТО)Җырчы Илмира Нәгыймова инстаграм сәхифәсендә никах үзәгендә булуын хәбәр итә. Аның өстендә бик матур никах күлмәге. “Мин бүген никах үзәгендә. Нишләп йөрибез без монда? Әлегә әйтмим әле. Интрига” ди ул сторисында. Ике ай элек Илмира ире Руслан Кираметдинов белән аерылышулары турында әйтте. “Дуслар, күңелемдә нәрсә булганын белсәгез. Башка түзә алмыйм... Сабырлыкның да чиге бар... Без Руслан белән аерылдык... Зинһар сорамагыз ни булды дип... 10 ел балалар дип түздем... башка түзә алмыйм! Бәхет кенә телим. Бәлки язарга да кирәк түгелдер... бик ардым сораулардан...” - дип язган иде Илмира.
--- |
Иң күп укылган
|