|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2021 Криминал
Яшь ярымлык кызын кыйнап видеога төшергән хатын моны иренә үч итеп эшләгән?Казанда яшь ярымлык кызын кыйнаган һәм моны видеога төшергән 31 яшьлек хатын-кызны хокук сакчылары тоткарлаган. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Билгеле булганча, әлеге коточкыч хәл 1 декабрьдә килеп чыккан. Хатын үз иренә үч итеп кызын кыйнаган, идәндә ятучы балага аяклары белән типкәләгән. Әлеге башка сыймаслык гамәлләрен видео яздырган. Ир-ат хатыны җибәргән әлеге язманы карап чыккач, бу хакта әнисенә хәбәр иткән. Әби кеше килененең баланы кыйнавы турында полициягә гариза язган.
Әни кешегә карата «Газаплау» һәм «Ата-анасы балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү, рәхимсез мөгамәләдә булу» маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Бала хәзер әлеге гаиләдән алынган, хастаханәгә озатылган.
"Гаилә профилактик исәпкә куелган. Хатын-кыз читкә китмәү турында подписка астында тора", - дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|