поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.12.2010 Җәмгыять

Бармак аша дөнья тану

“Нур” нәшрияты үзәге китапханәсе “Ярдәм” ислам татар хәйрия фонды каршында күзләре күрмәүчеләр өчен махсус рәвештә оештырылды. Башка китапханәләргә хас гадәти бурычларны үтәүдән тыш, ул күзләре начар күрүче яки бөтенләй күрмәүче кешеләрне берләштерүче үзенчәлекле үзәк тә булып тора.

Күзләрен югалткан инсаннар бик авыр хәлдә кала. Шуңа күрә аларның бергә булырга омтылуы аңлашыла. Ник дигәндә, бергә булганда кыенлыкларны һәм кайгы-хәсрәтләрне җиңеп чыгуы җиңелрәк. Кайчагында синең бәхетсезлегеңне яхшы аңлаучы һәм бердәнбер дөрес киңәш бирүче кешенең булуы үзе зур бәхет. Андый дусларың сиңа җан тынычлыгы алырга һәм яңа тормышта үз урыныңны табарга булыша.

 

  Сукырлар җәмгыятенең барлыкка килү тарихын карасак та, аның хакимият әһелләре күрсәтмәсе тарафыннан оештырылмавын аңлыйбыз. Бу җәмгыять күзләре күрмәүчеләрнең үз теләкләре белән төркемнәргә оешуыннан барлыкка килә. Ул чакларда еллар аеруча авыр иде. Сукыр калган кешенең пенсиясе дә, өстәмә керем чыганагы да юк иде. Әйләнә-тирәдәгеләрнең мәрхәмәтле карашына, ярдәменә генә исәп тотарга туры килде. Ул чакларда сукырлар өчен хәер сорау киң җәелгән шөгыль иде. Хәтта бу да җиңел эш түгел. Күз алдына китерегез: бернәрсә дә, беркемне дә күрмәгән килеш таныш булмаган юллар, сукмаклар аша хәрәкәтләнеп, салкында да, җәйге челләдә дә, кар яки яңгыр яуганда да хәер җыю өчен өйдән чыгып китүне! Ә ялгызың йөрүгә караганда бергәләп бару һәрчак җиңел. Менә шуңа күрә алар бер-берсенә якынрак булырга омтылдылар. Башкаларга авыр йөк булырга теләмәү ята иде аларның ниятендә. Сукырлар һәрвакыт һөнәр иясе булырга омтылдылар. Менә шул рәвешле хәзерге берләшмәләрнең башлангычы булган сукырларның эшче артельләре оешырга кереште.

 

  Хәзер исә, Аллага шөкер, күзләре күрмәүчеләрнең күп мәсьәләләре чишелде. Бүгенге көндә алар пенсия ала. Кайберәүләрнең хәтта эшләргә дә мөмкинлеге бар. Шәхси тернәкләндерү программасы да барлыкка килде. Ләкин барлык мәсьәләләрне дә хәл итү мөмкин түгелдер, мөгаен. Аларның берләре хәл ителә, аның урынына башкалары барлыкка килә. Дөрес, бернинди икътисади, фәнни, техник казанышлар да беркайчан җан тынычлыгы мәсьәләсен хәл итә алмый. Әлбәттә, күзне югалту ачысы белән килешү һәм өметсезлеккә бирелмәү һәрчак авыр. Дөрес, күп нәрсә кешенең үзеннән, аның холкыннан тора. Кайберәүләр күңел төшенкелегенә бирелә һәм үз эченә бикләнә. Кемдер хәзерге заман медицинасы аңа күзләрен кайтарыр дигән ышаныч белән яши. Тик ел артыннан ел уза, ә табиблар кешенең күзләрен кайтара алмый.

 

  Адәм балалары үз кайгыларын төрлечә кичерә. Кемдер аны шәраб белән басмакчы була. Әмма кайгысы җиңеләесе урынга, киресенчә, тормышы тагын да катлаулана, якыннарының хәле дә түзеп тора алмаслыкка әйләнә. Кызганыч ки, күзләре күрмәүчеләр арасында да хәмергә бәйлелеккә төшүчеләр бар, алар үз сәламәтлекләрен туздыралар, тормышларын куркыныч астына куялар. Мондый кешеләрне гаепләргә хакыбыз юк, ә менә аларга ярдәм итәргә мөмкин. Алай гына да түгел, хәтта кирәк тә. Аларга зыянлы шөгыльне җиңәргә булышырга һәм файдалы эш белән тәэмин итәргә кирәк. Ә бит күрү сәләтен югалтучылар арасында да уңыш яулаган кешеләр – эшкуарлар, юристлар, музыкантлар, психологлар, спортчылар, хәтта РФнең Дәүләт Думасы депутатлары бар.

 

  Шулай да әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәменнән башка һәркемгә дә бирелмәгән мондый уңыш казану. Сукыр кеше зур күңел ярасы кичерә. Араларында тормышның мәгънәсен югалтучылар да бар. Сукыр кеше тормышта югалып кала, көчсезгә әйләнә. Көчле рухлылар күңел төшенкелегеннән үзләре дә чыга ала. Андыйлар өчен фәкать шатланырга кирәк. Ә менә ихтыяр көче азрак яки күңеле тиз яраланучан, тәэсирләнүчән кешеләргә нишләргә? Тегеләре дә, болары да сезнең белән безнең ярдәмгә мохтаҗ, күзләре күрмәүчеләрнең проблемасы миңа яхшы таныш. Мин үзем дә моннан күп еллар элек күзләремне югалттым һәм төрле яшьтәге сукырлар арасында яшәдем. Шуңа күрә аларның кайгы-хәсрәтләре һәм өметләре миңа аңлашыла. Авыр язмышларын бик тә җиңеләйтәсе килә. Уйлап карагыз әле, күзлеләр кулланган кайбер гади генә нәрсәләрне дә сукырлар куллана алмый бит. Мәсәлән, җәяү йөрү. Һәр сукыр кешенең дә мөстәкыйль рәвештә моны булдыру хәленнән килми. Хәтта шәһәр буйлап үзләре хәрәкәтләнә алучы инвалидларның мөмкинлеге чикләнгән. Моның никадәрле хезмәт сораганын алар үзләре генә белә. Кешенең сукырлыгы – аңа Аллаһ тарафыннан җибәрелгән сынау ул. Аны лаеклы рәвештә узган инсаннарга Раббыбызның рәхмәте булыр. Сукырлык – ул күзләре күрүче бәндәләр өчен дә зур сынау. Күрүче кеше сукыр белән очрашканда үзен ничек тотар, ярдәм сораучының үтенеченә колак салырмы? Ул аңа булышырмы? Күзе күрмәүчене күрмәмешкә салышу кыен түгел, чөнки сукыр аны барыбер күрми, ләбаса. Ә бит бөтенесен дә күрүче Аллаһтан бернәрсәне дә яшереп калдыра алмыйсың. Кыямәт көнендә мәхшәр мәйданында сукырны “күрмәгәне”, аңа игътибар итмәгәне өчен күзле кешегә Раббыбыз алдында җавап тотарга туры килүе бар. Шуңа күрә дә сукырлыкның кемгә күбрәк имтихан булуы турында төгәл генә әйтүе дә кыен. Һәрхәлдә, бу хакта ныгытып уйлану кирәк. Башкаларга булышкан инсан үзенә ярдәм иткән булып чыга. Әгәр сәламәт кеше авыруның яки инвалидның тормышын җиңеләйтүдә үз өлешен кертсә, Аллаһ аның язмышын фани дөньяда да, ахирәттә дә җиңеләйтер.

 

  Бу сүзләрне язуым белән мин сезгә күзләре күрмәүчеләрнең тормышы җиңел булмаганын, аларның ярдәмгә мохтаҗ икәнлекләрен аңлатырга тырыштым. Сезнең белән безнең моңа көчебез җитәр! Без аларга китаплар дөньясы аша шатлык бүләк итә алабыз. Күрү сәләтен югалткан затлар гадәти ысул белән яза да, укый да алмыйлар, алар махсус хәрефләрдән файдалана. Язуның мондый ысулын балачактан ук сукыр калган француз Луи Брайль 1829 елда уйлап таба. Шул рәвешле ул Җир йөзендәге барлык күзләре күрмәүчеләргә уку һәм яза алу шатлыгы бүләк итә. Һәм сукырлар әлегә кадәр бу казаныштан уңышлы файдалана. Аерма фәкать шунда: элек инвалидлар һәр хәрефне үзләре гадәттәгедән катырак кәгазьне тишеп ясый иде. Кәгазьнең икенче ягында аерым бер тәртиптә барлыкка килгән кабарынкы нокталарны бармак битләре белән капшап, сукыр кеше аларны укый ала.

 

  Хәзер исә бу кәгазьгә Брайльнең рельеф-нокта хәрефләре белән махсус принтер ярдәмендә төшереп була. Бу могҗизалы техника аша күзләре күрмәүчеләргә китаплар бастырырга мөмкин. Дөрес, мондый китаплар шактый күп нәшер ителгән инде. Болар – матур әдәбият, мәктәп укучылары өчен әсбаплар, төрле журналлар, чит тел сүзлекләре, хәтта музыка ноталары. Ләкин болар арасында дини эчтәлектәге җыентыклар юк иде. Әлбәттә, советлар заманында каян барлыкка килсен алар! Ул чагында беркем дә дини китапларны бастырмады. Ә бит күзләрен югалткан кешеләр башкаларга караганда ныграк Аллаһ сүзенә мохтаҗ.

 

Барлык инсаннар да белмидер әле сукырларның да Коръәни-Кәримне укый алганын. Коръәннең тәфсирен, ягъни аңлатмалы тәрҗемәсен түгел, бәлки алар гарәп телендәге изге китапның да тәҗвид кагыйдәләре белән бергә булганын укырга мөмкиннәр. Кайберәүләр бу хәлгә гаҗәпәнеп тә куяр. Аларга сукырлар өчен эшләнгән Коръән турында сөйли башлагач, сорашырга керешәләр. Ник дигәндә, Коръәнне әле күзле кешеләрнең дә бөтенесе укый алмый, лабаса!

 

Китапханәбез бу изге эштә юл яручылардан булды: күзләре күрмәүчеләр өчен дини китаплар бездә әзерләнә. Алар китапханәнең күзләре күрмәүче хезмәткәрләре тарафыннан нәшер ителә. Барлык мәҗмугалар да бушлай таратыла. Без аларны дини китаплары булмаган махсус китапханәләргә өләшәбез. Безнең китаплар шулкадәрле популяр, укучылар хәтта аларны алу өчен чиратка баса. Кызганыч, нәшрият үзәге җиһазларының мөмкинлеге чикләнгән, алар инде көн саен мондый китапларга үсә барган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый башлады. Шулай ук бастырылган китаплар да куллар белән еш кагылганга күрә тиз арада яраксызга әйләнә. Киеренке рәвештә эшләгәнгә күрә принтерлар туза, бу да безнең кыенлыкны тирәнәйтә. Әлеге китапларны бастыруны арттыру максатыннан яңа принтерлар сатып алу мәсьәләсе калыкты.

 

Кызганыч ки, сукырларның тормышын җиңеләйтүче җайланмаларның барысы да кыйммәт. Китапханә кебек үк нәшрият үзәге дә эшкуарлык белән шөгыльләнми, аның җиһазлар һәм махсус кәгазьне сатып алу өчен чыганагы юк. Хәзерге көндәге эшчәнлегебез дә мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәм итү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Аллаһының рәхмәтләре булсын аларга, Раббыбыз малларын киметмәсен, тагын да арттырсын.

 

Менә мин рәхим-шәфкатьле кешеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Изге җанлы кешеләр, Аллаһ хакы өчен безгә булышсагыз иде. Мондый бер принтерның бәясе 180 мең сум тора. Әле бу бәядән алу өчен дә икене берьюлы сатып алу шарт итеп куела. Хәзерге вакытта безгә 360 мең сум акча кирәк.

 

Мөхтәрәм кардәшләр! Әгәр сезнең күпме күләмдә булса да, безгә акча бүлеп бирү мөмкинлегегез булса, аны “Ярдәм” хәйрия фондының банк исәбенә күчерә аласыз.

 

Безнең реквизитлар:

Получатель: НИБФ "Ярдэм"

ИНН 1658087725

КПП 165801001

БИК 049205815

ОГРН 1071600003530

р/с 40703810800000000289

к/с 30101810100000000815 в ОАО АИКБ «Татфондбанк» г. Казань.

 

Бәлки сез безгә булыша алучыларны беләсездер. Аларга безнең үтенеч турындагы мәгълүматны ирештерсәгез иде. Әгәр кем дә булса, бу җиһазны безгә сатып алып, бүләк итсә, бик рәхмәтле булыр идек. Бу принтер “Эверест” дип атала. Аны “Индекс” фирмасы җитештерә. Әлеге принтерны Идел буе тифлоүзәгендә мондый адрес буенча: Казан, Икенче Газовый урамы, 14 нче йортта сатып алырга мөмкин.

 

Әгәр дә сез күзләре күрмәүчеләргә ничек булса да ярдәм итә алсагыз, алар моңа шулкадәрле шатланырлар иде. Алар Раббыбыздан бу кешеләрнең белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын ярлыкауны, ике дөнья рәхәтенә ирешүләрен сорап дога кылалар. 


Илгизәр ХӘМИДУЛЛИН
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»