поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.12.2021 Җәмгыять

"Колхозлар таратылды, мәктәпләр, клублар ябылды. Соң булса да уң булсын диптер инде, почталарны да бетерәләр"

Зарланырга яратмасам да тормышта чатаклыклар чыгып тора. Авылларда колхозлар таратылды, мәктәпләр, клублар ябылды. Соң булса да уң булсын диптер инде, почталарны да җимерәләр, ахрысы.

Ирем белән илле ел яшәдек. Гомер буе почта хезмәтеннән файдаландык. Күпләп төрле газета-журналлар алдыра идек, балалар өчен дә күп яздырдык. Соңгы елларда билгеле сәбәпләр аркасында матбугатка язылуны киметтек, әмма “Татарстан яшьләре” белән “Ватаным Татарстан”ны калдырдык. Бу газеталар безгә юаныч, ышаныч бирәләр иде.

 
Үткән ел ирем-канатым бакыйлыкка күчте. Шулай да, булдыра алганча “кыскалап”, мин бу газеталарга языла алдым әле, быелга. Алдагысын белеп белмый, ник дигәндә, безгә хезмәт күрсәтүче почта бүлеге әллә нишләде. Эшләренең рәте китте, почта өйгә килми, алай гына да түгел, үзең баргач та юк. Йә почтальон юк, йә газетаны таба алмыйлар. Газета артыннан өчәр тапкыр барырга туры килә. Ә андагы чират! Беркөнне 26 кеше санадым, шул чиратта торып та газетаны ала алмадым.
 
4-5 ноябрьдә килергә тиешле газеталарны да ала алмадым, дүшәмбе килергә куштылар.
 
Почта хезмәткәрләренә дә үпкәләп булмый: акча түләмиләр, эшләргә кеше юк диделәр, ә эшләгәннәр өлгерә алмый. Безнең участокка хезмәт күрсәтүче почтальон: “Егерме мең сумга килештек, унбиш меңне дә түләмәделәр”, – дип сөйләп торды. Әле алар субсидия дә тараталар бит, почта булмагач, анысы да килми тора.
 
Бәлки мин дөрес уйламыймдыр, ул кибеттәге товарларны нигә почта бүлекләренә дә тезеп куйганнар икән? Почтальонннар дөя түгел бит ашамлык ташырга. Почта ишеге янында ук кибет ишеге, почтаның үз эше, кибетнең үз эше бит, югыйсә. Болай булмый, нидер эшләргә, почта хезмәтен җайларга, тәртипкә китерергә кирәк.
 
Әкълимә МОРТАЗИНА. Казан.
 
Бер темага ике хат
 
“Посылкамны бирегез!”
 
Беркөнне йомышым төшеп, почтага барырга туры килде. Хәзер тиз генә кереп чыгам дисәм, керми генә тор икән – чират урамга ук сузылган. Кызык булып китте, мондый чиратны күптән күргән юк иде. Бер ханым артыннан урын алдым. Торабыз. Халык өстәлә бара, кайсы, чиратны күрүгә, кире борыла. Йөкле ханым, мин фәлән артыннан булам дип, машинасына кереп утырды. Газга түләргә дип килүчеләр дә бар икән. “Газга түләүләр кабул итмиләр, кичә дә алмадылар”, – диде бер ханым. Икенчесе, шулай микәнни, белеп чыгыйм әле дип, эчкә кереп китте. Ул арада бер ир түзмәде, кул селтәп, китеп барды. Газ турында белешергә кергән хатын “батты”. Чиратны яңадан ачыклап чыктылар. Торабыз. Эчтән берән-сәрән генә чыгалар. Урамдагы халык кыбырсый, шулкадәр озак нишләргә була анда, гозереңне үтә дә чык бит инде диешәләр. “Бу почтада тәртип бетте, элек ичмасам, кирәк нәрсәне чылтыратып сорап була иде, хәзер телефонны да алмыйлар”, “Халык, өелеп торып, бер-берсенә чир йоктырсын өчен махсус шулай эшлиләрдер инде”, – дип зарланышалар, почтада эшләүчеләрне сүгәләр.
 
Туңдыра башлаган иде, ярты сәгатьтән эчкә үтү бәхете елмайды. Биш “тәрәзә”нең икесендә хезмәткәр бар, өчесе буш. Бер апа: “Миңа газета килмәде, кая чакырыгыз әле берәрсен, бу нинди хәл инде, өстәгеләргә жалу бирмичә булмый, газетаны һаман китермиләр”, – дип шар яра. Эчке бүлмәдән әле бер, әле икенче хезмәткәр чыгып, тиз генә нидер карап, алып яки куеп кереп китә. Эчтә ниләр эшлиләр, почта аралыйлармы – билгесез. Бөтен авырлык ике тәрәзәдә эшләүчегә төшә, әр-зар аларга эләгә. “Бирегез минем посылканы!” – ди бер ир. “Сезнең посылканы почтальон өегезгә алып китте”, – ди хезмәткәр. “Мин монда, өйдә кеше юк, бер сәгать чират тордым, хәзер тагын килеп шулай чират торырга тиеш буламмы?” – ди посылка иясе. “Юк, беренче тәрәзәгә килерсез, чиратсыз гына биреп җибәрербез”, – ди яшь кенә кыз. “Сездә чират тормыйча әйбер алып булмый, бирегез посылканы!” – дип, ир үз туксанын тәкърарлый. “Туктагыз әле, ул корреспонденцияне тутырмагыз, әле аны компьютердан үткәрәсе бар”, – ди икенче тәрәзәдәге хезмәткәр зур конвертларны пакетына тутырып маташкан кызга. “Аны алданрак әйтеп булмадымы? Мин хәзер тагын көтеп торырга тиешме?” – дип ризасызлык белдерә тегесе. Тавыш, гауга, зар: “Миңа газетаны бирегез”, “Минем бандерольне югалттыгызмы әллә?”, “Субсидияне кайчан бирәсез?”, “Кайда соң сезнең кешеләрегез, нигә ике генә тәрәзә эшли?”, “Газга түләүне кайчан ала башлыйсыз?”
 
Ярты сәгатьләр торып, гозеремне үтәп, урамга көчкә атлап чыгып киттем. Күз аллары караңгыланып, һава җитми, хәл бетә башлаган иде. Маска киеп торсам да, кеше арасында озак булуның “файдасы” тиде: өйгә кайткач туктаусыз төчкерә башладым, икенче көнгә тамак авыртып, борын тыгылып уяндым. Чамаладым инде, ниндидер вирус ябышып кайткан.
 
Почтада эшләүчеләргә дә, анда чират торучыларга да Аллаһ ярдәм бирсен. Бу мәхшәр хезмәт хакына бәйле дип уйлыйм мин. Күп итеп акча түләсәләр, почтальоннар шатлана-шатлана эшләрләр иде. Хезмәткәрләр дә җитәрлек булыр иде. Юк бит, дәүләт акчаны бик кысып кына бирә. Ахыр чиктә тагын халык иза чигә.
 
Нәсимә БИКТИМЕРОВА. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.12.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»