|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2021 Хәвеф-хәтәр
Автобусның ике тәгәрмәче чыгып очканУфа халкы куркыныч юл-транспорт вакыйгасына шаһит булган. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә язган. 4 декабрьдә Октябрь проспектында "Башавтотранс" пассажир автобусы хәрәкәте вакытында ике тәгәрмәче чыгып очкан. Көпчәкләрнең берсе – каршы юлга, икенчесе тротуарга тәгәрәгән.
Бәхеткә, юл-транспорт вакыйгасында беркем дә зыян күрмәгән. Тәгәрмәчләр автомобильләргә дә тимәгән.
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|