|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2021 Шоу-бизнес
Гөлназ Асаева: "Белсәгез югалту авырлыкларын… Берара басылган кебегрәк тоела да, аннан тагын китереп бәрә"Гөлназ Асаева күптән түгел генә вафат булган бабасы турында искә ала. Җырчы инстаграмда бәхетле балачак мизгелләрен, иң рәхәт чаклары турында уртаклаша. «Бу постны татарча язам, чөнки картатай рус телендә сөйләшкәнне яратмый иде.
Минем балачагым күпчелек нәнәй һәм картатай белән узды. Мин туганда әни — беренче курста, әти өчтә укыган (ялгышмасам). Мин тугач, әни академ отпуск алып мине караган. Ә инде миңа яшь тә ике ай булгач, әнине укырга җибәреп, нәнәй белән картатай мине алып калганнар (әлбәттә, әниләр атна саен кайтып йөргәннәр).
Мин үземнең бала чагымны җылылык белән искә алам. Моның өчен әтиләрем-әниемә рәхмәт, әмма… Йөрәгемнең түрендә — нәнәй белән картатай…
Әле һаман да истә: мине балалар бакчасына йөрткәннәре. Мине бик очындыралар иде инде. Үзем атлап садикка да кермәдем мин, картатай кулында алып керә иде. Аннан кайтуыма нәнәй тәмле әйберләр пешереп, кибеттән «жвачка», «чупа-чупс”лар алып куя иде. Мунчага ничек йөрткәннәрен белсәгез… Курчак урынына карыйлар иде. Кичләрен җырлар җырлашабыз… Картатай баянда уйный, нәнәй җырлый, аннан мин дә кушылам… Шундый бәхетле балачагым өчен аларга мең рәхмәт.
Белсәгез картатайны югалту авырлыкларын… Берара басылган кебегрәк тоела да, аннан тагын китереп бәрә. Сезнең белән бүлешкәч, ничектер җиңелрәк тоела.
Хәзер мин картатаемны үземнең фәрештәм итеп күрәм. Тыныч йокла, картатаем. Мәңге безнең йөрәкләрдә син…» — ди Гөлназ.
--- |
Иң күп укылган
|