поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.12.2021 Язмыш

9 метр биеклектән егылып имгәнгән Альберт Җаббаров: Оялып, 5 ел өйдән чыкмадым

Моннан 21 ел элек булган әлеге вакыйга Альберт Җаббаровның тормышын икегә бүлә. Янгын сүндерү станциясенә эшкә урнашкан егет, спорт ярышлары вакытында 9 метр биеклектән егылып төшә. Егетнең умартка баганасы сына. Баштарак үзенә бу хакта әйтмиләр. Аягына басар, дия-дия өч операция ясыйлар. Ярты елдан артык вакыт хастаханәдә үтә. Ахыр чиктә, язмыш сынавын кабул итәргә, яңача яшәргә өйрәнергә туры килә.

– «Син башка йөри алмаячаксың» дигән сүзне ишетү авыр булды. Бер мәлгә бөтен хыялларымның чәлпәрәмә килгәнен аңладым. Инвалид арбасына калуымны авыр кичердем. Ничек яшәячәгемне күз алдына да китереп булмаган көннәр җитте. Үз эчемә бикләндем. Янымда бер дустым да калмады. Алар миннән түгел, мин алардан читләштем, – ди Чаллыда яшәүче 38 яшьлек ир-ат. – Биш ел буе урамга чыгарга оялдым. Күз алдына китерәсезме: көн буе өйдә утырам, урамга кеше йөрми башлагач, төн уртасында гына алып чыгалар. Кешедән читләшү әнә шул дәрәҗәгә җиткән иде. Шифаханәләргә йөреп, анда үзем кебекләрне күреп, алар белән аралаша башлагач, читенсенмәскә өйрәндем.
 
Язмыш сынавын кабул иткән Альберт әкренләп спортка тартыла. Арбада биергә өйрәнә, баскетбол уйный башлый. Укырга керә. Киләсе елда физик культура һәм спорт университетын тәмамларга җыена. Спорттагы уңышлары да көнләшерлек.  «Яр Чаллы» баскетбол командасының капитаны да ул. Гел хәрәкәттә Альберт, машина да йөртә. Шуның аркасында үзенә яр да таба. Моннан 11 ел элек кул белән йөртү буенча киңәш сорап, Зөлфия исемле кыз яза аңа.
 
– Башкортстан кызы ул. Тумыштан ДЦП диагнозы бар, аяклары начар йөри. Интернет аша танышып, 4 ел буе дус булып йөрдек тә, бер-беребезгә кирәк икәнне аңлагач, 2014 елда өйләнештек. Зөлфиянең гаиләсе мине бик якын итте. Әти-әнием дә өйләнүемә каршы булмады. Аллага шөкер, матур гына гомер итәбез. Икәү булгач, җиңел инде. Янәшәңдә якын кешең булу кирәк. Безгә бигрәк тә, – ди ул.
 
Алар икәү генә, аерым фатирда яшиләр. Тормышка җайлашканнар инде. Дөрес, Зөлфия машина йөртергә өйрәнә алмаган барыбер. Ире янына утырып кына йөри икән.
 
– Һәр кешегә тиңе кирәк. Мин дә Зөлфияне очратуыма чиксез бәхетле. Кайчандыр үзем эчемә бикләнеп, урамга да чыкмыйча утырган кеше бит мин. Ә хәзер күпме дусларым бар. Тормышны яратып яшим, – ди ул. – Бәла – аяк астында. Спорт ярышында егылырмын дип мин дә уйламаган идем. Әмма язмыштан узмыш юк икән. Тик үзеңә бирелгән сынауны да кабул итәргә кирәк. Арба комачау итми ул. Бар нәрсәгә өйрәнергә була. Тормышта үз гаебе аркасында урын таба алмыйча йөргән сау-сәламәт ир-егетләрдән күпкә бәхетлерәк мин.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.12.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»