|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2021 Җәмгыять
Бәбиләп ятучы хатынның начальнигыннан отгул сорап смс язу видеосы 5 млн караулар җыйган@mpmoney27 никлы TikTok кулланучысы бәби тапкан вакытында начальнигыннан эштән җибәрүне сораган. Үзенең аккаунтында ул дәваханәдә төшерелгән видео белән уртаклашкан. Марисса исемле яшь хатын сүзләре буенча,ул билгеләнгән сроктан атна ярым алда бәби таба башлаган. Шуңа аңа кисәк кенә дәваханәгә барырга туры килгән. Видео кадрларыннан күренүенчә, яшь хатын хастаханә койкасында ята. Кулына телефон тоткан килеш ул, начальнигына отгул бирүне үтенеп, смс яза.
Әлеге видео 5 миллион караулар һәм 5 меңгә якын комментарийлар җыйган.
BuzzFeed басмасына биргән интервьюсында Марисса төнге сәгать 2.00 сәгатьтә тулгаклары башлануын сөйли. Ә иртәнге 10га ул эшкә барырга тиеш булган. Шуңа эшкә килә алмавын ул дәваханә койкасыннан хәбәр иткән. Марисса шуны да өсти, аңа йөклелек һәм бәби табу буенча отпуск бирмәгәннәр, иренә дә ял тәкъдим итүче булмаган. Шуңа бәби тапкан хатыны өйгә кайтканнан соң 24 сәгать үткәч, ул эшкә чыккан.
Бу хәл АКШта теркәлгән. Әйе, Американы мактыйлар да ул, әмма менә шундый хәлләр дә була икән, күрәсең...
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|