|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2010 Мәдәният
“Җырлыйк әле!”гә 10 ел!Халык мәхәббәтен казанган, бер дистә ел дәвамында телевизор экраннарыннан төшмәгән “Җырлыйк әле!” тапшыруы 5нче декабрь көнне 16 сәгатьтә “Пирамида” концертлар залында үзенең туган көнен бәйрәм итәчәк. Тапшыруга нигез салучы, бүгенге көндә дә аның мөхәррире булган Нәҗип Бәдретдинов анонс рәвешендә: “Юбилей концертында халык арасында башка эштә эшләп, үзләренең күңелләрен җырлап таба торган һәваскәрләр катнашачак. Шулай ук Флера Сөләйманова, Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, ИлСаф һ.б. танылган җырчыларның җыр котлавы яңгырар” диде.
Тапшыруның барлыкка килү тарихын да Нәҗип Бәдретиднов яхшы хәтерли:
- Идеясе минеке булды. 2000 елда телевизордан Татарстанда яңа канал ачыла икән дигән хәбәр ишеттем. Аның тәүлек буе эшләячәген дә белгәч, башыма татар телендә, уен рәвешендәге тапшыру әзерләү фикере килде. Ул вакытта Мәскәү каналларыннан музыкаль “Два рояля”, “Угадай мелодию” дигән тапшырулар бара иде. Һәм халык аны яратып карады. “Җырлыйк әле!”нең дә беренче варианты шул ребуслардан торды. Анда җиңүче җырлау осталыгы буенча түгел, ә өлгерлек, күбрәк җыр белүдән чыгып билгеләнде. Ә хәзер катнашучының җырлау сәләте бәяләнә. Тапшыруда катнашучы җырчыларга килгәндә, соңгы арада без читтә яшәүче милләттәшләребезнең чыгышлары белән хозурландык. Ә моңа кадәр һөнәр көннәрен, халык бәйрәмнәрен, Яңа ел, Нәүрүз, Бөек Җиңүне дә калдырмый идек. Бүгенге көндә районнардан килүче үзешчәннәр “Җырлыйк әле!”дәге чыгышларын иҗади отчет кебек кабул итә. Алар бик яхшы әзерләнеп киләләр. Миңа калса, безнең тапшыруны карап, районнарда җитәкчеләрнең мәдәнияткә карашын чамаларга була. Балалар катнашында да тапшырулар әзерлибез. Тамашачылардан бик күп хатлар алабыз. Алар почта аша да, безнең электрон адреска да килә. Күбрәк тапшыруны ошатулары, катнашырга теләүләре турында язалар. Берәр начаррак җырлаучы кеше җиңеп чыкса, тәнкыйтьләгәннәре дә күп. Без бер тамашачының да фикерен читтә калдырмыйбыз.
Халык үз иткән, төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштергән бу тапшыру тамашачыны әле тагын берничә дистә ел куандырсын иде. “Җырлыйк әле!” озын гомерле булсын!
Сүз уңаеннан, шимбә – 4нче декабрь көнне, 20 сәгать 30 минутта “Татарстан – Яңа Гасыр” каналында тапшыруның 10 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чыгарылышын карагыз! Биредә “Җырлыйк әле!” иҗат коллективын сәхнә осталары котлар. Тамашачылар Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Асаев, Фердинанд Сәләхов, Илдар Кыямов, Рафаэль Ильясов, Асылъяр башкаруындагы җырларны ишетер.
|
Иң күп укылган
|