|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2021 Җәмгыять
Бәхет өчен күпме акча кирәк?Superjob сораштырулар үткәргәннән соң, урта хәлле русиялегә бәхет өчен күпме акча кирәклеген исәпләп чыгарган. Ачыклауларынча, аена — 178 мең сум. Шул ук вакытта бәхет өчен ир-егетләргә хатын-кызларга караганда акча күбрәк кирәк — 203 мең сум. Хатын-кызларга исә 155 мең сум.
Русиянең иң эре калалары, ягъни мегаполислары арасында, әлбәттә, мәскәүлеләрнең сораулары зуррак: бәхет өчен аларга аена 228 мең сум кирәк. Владивостокта — 204 мең, Дондагы Ростовта —198 мең, Санкт-Петербургта — 192 мең, Екатеринбургта 186 мең сум. Ә менә Ырынбурда яшәүчеләр аена 138 мең сум да җитәр иде саный.
Фото: sro-on-line.ru
--- |
Иң күп укылган
|