поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.12.2021 Җәмгыять

Ул туктаусыз Тукайны өйрәнде

Төньяк башкалада III Санкт- Петербург Татар медиафорумы узуы хакында хәбәр иткән идек инде. Әлеге әһәмиятле милли-мәдәни чараны Piter tatar Мәгълүмати порталы, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы оештырды.

Татар медиа җәмәгатьчелеге вәкилләренең фикер алышуы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы мәгълүмати ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Өченче ел рәттән үтүче милли-мәдәни чарада күп темалар яктыртылды, күңелләрне борчыган мәсьәләләр күтәрелде.

Татар матбугатына нигез салучы һәм аны арытаба үстерүче шәхесләр дә искә алынды. Шундый каләм осталарының берсе – Флорид Әгъзамов турында да сөйләдек.

Медиафорум вакытында бирелгән кыска гына вакыт эчендә Флорид Имамәхмәт улының тормыш һәм иҗат юлы турында бик аз әйтелде. Моны безне онлайн аша караган һәм тыңлаган кешеләр дә сизде.

— Якташыбыз Флорид Әгъзамов хакында күбрәк языгыз әле, — дип мөрәҗәгать итте миңа Чакмагышта туган хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшәүче Рамил Шәймәрданов.

Флорид Әгъзамов 1936 елның 11 февралендә Чакмагыш районының Бикмәт авылында туып — үсә. Әтисе Имамәхмәт колхоз рәисе була, әнисе Фәгыйләне авылдашлары уңганлыгы, киң күңеллеге һәм ярдәмчел булуы өчен ихтирам итә.

Гаиләдә өченче бала булып туган Флорид кечкенәдән зирәклеге, кызыксынучанлыгы һәм укырга яратуы белән аерылып тора. Сугышның беренче көннәреннән үк әтиләре яуга китә һәм кире әйләнеп кайтмый.

Ул чордагы башка балалар кебек Флоридка да бик иртә тормыш михнәтләрен кичерергә туры килә. Үзләреннән биш чакрым ераклыктагы Яңа Коты мәктәбенә йөреп укыйлар. Малай яхшы укый, гаиләдәге көндәлек эшләрнең күбесен үз өстенә ала. Мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый, Казан дәүләт университетының татар бүлегенә укырга керә. Журналистлык эшчәнлеген Питрәч районы гәҗитендә башлый. Аннан соң “Социалистик Татарстан” гәҗитендә баш мохәррир урынбасары. 1968 елда Мәскәүдә Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасында белем ала, диссертация яклый.

Русия башкаласыннан яраткан гәҗитенә әйләнеп кайта. Тиздән аны Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасына җитәкче итеп билгелиләр. Шул көннән башлап Флорид Әгъзамов татар журналистикасын яңа белгечләр белән туплау эшенә җитди тотына. Татар әдәбияты классиклары иҗатын, милли журналистика теориясен һәм тарихын җентекле өйрәнү буенча тикшеренүләр алып бара. Кафедра мавыктыргыч гыйльми үзәккә әйләнә. Журналистиканың иң мөһим принципларыннан берсе булган гуманизм темасына аеруча күп урын бирелә.

Флорид Әгъзамов берүк вакытта Тукай иҗатын җитди өйрәнүен дәвам итә. Әдипнең моңа кадәр аз өйрәнелгән талант-сыйфатларын ача.

Габдулла Тукай шигъриятен Флорид Әгъзамов балачактан ярата, күбесен яттан белә. Үзе дә шигырьләр яза. Бикмәт авылы белән Яңа Коты авылы арасындагы мәктәп юлында Тукай шигырьләре белән беррәттән үсмер Флорид язганнары да яңгырый.

Бәрәкәтле Башкортостан җире татар халкына күп күренекле шәхесләр бирде. Башкортостанда туып-үскән һәм рухи башкалабыз Казанны иҗат итү һәм яшәү урыны итеп сайлаган милләттәшләр саны кимеми. Җир йөзенә энҗе кебек сибелгән талантлы һәм сәләтле халкыбыз вәкилләре Татарстанга кайтып аңлау һәм яклау таба, дан- шөһрәт яулый.

Шундый күркәм шәхесләрнең берсе — Флорид Әгъзамов иде. Флорид Имамәхмәт улы тумышы белән, сәләте һәм бар булмышы белән журналист иде. Ул сәләтле каләм осталарын күрә белде һәм яшь белгечләргә үсәргә ярдәм итте. «Казан журналистика мәктәбен» булдырды. Күп еллар Флорид Имамәхмәт улы Русия Федерациясе Мәгърифәт министрлыгы каршындагы журналистика буенча укыту-методик ассоциациясе, Татарстан Республикасы Журналистлар идарәсе президиумы әгъзасы булды. Татарстан Фәннәр академиясе эшендә актив катнашты.

Казан Флорид Әгъзамовның фидакарьлеген һәм фәнни хезмәтләрен тиешенчә бәяләде.

1982 елда Флорид Әгъзамовка Татарстанның Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе, 2005 елда республика журналистларының “Бәллүр каләм” конкурсының Гран-при бүләге бирелде. Аның шулай ук “Хезмәттәге казанышлар өчен” медале, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Казан университетының атказанган хезмәткәре” дигән югары исемнәре дә бар иде. Казанның Чистай урамындагы ул яшәгән 4нче йорт диварына 2016 елның 19 маенда — Татарстанның матбугат көнендә — мемориаль тактаташ куелды.

Миңа билгеле остаз-галим, үткер каләмле журналист Флорид Әгъзамовта уку бәхете тиде. Бүген дә аның йөзен һәм көлгәндә барлыкка килгән җыерчыкларын күргән кебекмен. Флорид Имамәхмәт улы укыган лекцияләр җитдилеге белән аерылып тора иде. Әгәр без мавыктыргыч һәм кызыклы лекцияләре вакытында Мөхәммәт Мәһдиев һәм Рафаэль Мостафинны сораулар белән күмеп ташласак, Флорид Әгъзамовны зур игътибар белән тыңларга һәм әйткәннәрен үзләштерергә кирәк иде. Ул үзе дә лекцияләре кебек җитди һәм сабыр иде.

Флорид Имамәхмәт улын якыннан белүчеләр аны изге күңелле, югары әхлаклы, ихлас кеше, чын гуманист дип хәтерли.

Казан федераль университетының Югары журналистика һәм медикоммуникацияләр мәктәбендәге 244нче аудиториягә беренче декан Флорид Әгъзамов исеме бирелде. Ел саен “Әгъзамов укулары” дигән халыкара гыйльми-гамәли конференция үткәрелә.

Зәрия Хәсәннова


---
Piter.tatar
№ --- | 02.12.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»