|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2021 Криминал
Үч итеп күршесен лифтта шартлатканИркутскта яшәүче ир-ат күршесен тегесе ремонт ясаган һәм еш кына тынычлык бозган өчен лифтта шартлаткан.Региональ Россия тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә сөйләгәнчә, 50 яшьлек ир-ат үзе шартлаткыч ясап куеп, күршесенең лифтка керүен көткән дә читтән генә махсус төймәгә баскан. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, төрле җәрәхәтләр алуына карамастан, 30 яшьлек егет исән калган - аны хастаханәгә китергәннәр.
Хәзер җинаятьче тоткарланган, бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Тентү барышында гаепләнүченең фатирында шартлаткыч компонентлары һәм аны ясау өчен төрле җайланмалар тапканнар.
Фото: Тикшерү комитеты
--- |
Иң күп укылган
|