|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2021 Ир белән хатын
“Алло, полиция! Ирем фахишә чакыртты!”Кытайның Шаосин шәһәр округында яшәүче көнчел хатын, ире хыянәт итәме-юкмы икәнлеген ачыклар өчен полиция чакырткач, кулга алынган. Хатын ире белән еш талашкан. Көннәрдән-беркөнне ире хатынына әйдә бераз аерым яшәп торыйк дип тәкъдим иткән һәм вакытлыча кунакханәгә киткән. Хатын ире артыннан отельгә кадәр күзәтеп бара. Ире номерга кереп бикләнә һәм аңа ишек ачмый. Кунакханә хезмәткәрләре дә хатынга ярдәм итүдән баш тарта.
Шуннан Ли аптырап тормый, полициягә шалтырата һәм хокук саклау хезмәткәрләренә ирем фахишә яллаган, ди. Полицейскийлар килә, әмма Ван номерда ялгызы була.
Хокук саклау хезмәткәрләре арытаба бу хәлне ачыклар өчен ир белән хатынны полиция участогына алып китә. Ли бу адымга иренең номерда ялгызы нишләвен белер өчен баруын сөйли. Нәтиҗәдә ялган хәбәр өчен аның үзен тоткарлыйлар.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|