поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.11.2021 Язмыш

Балаларыбызны кара җир куенына салган авыр кайгылы чагымда, ирем таш­лап чыгып китте

Очы-кырые кү­рен­мәгән коронавирус зәхмәте 65 яшьтән узганнар­га чираттагы этлеген эшләде: безне актив тор­мыш рәвешеннән, рухи хәзинә чыганакларыннан, тулыканлы җәм­гыять тормышыннан читләштереп, быел да дүрт стена арасына ябып куйды.

Бакча сезоны тәмамлангач, рә­хәтләнеп бассейнга йөрү өчен абонемент алырга, театрларга-концертларга, музейларга, күргәзмә­ләргә йө­реп, кү­ңел­не хуш­ландырырга, Буа, Бал­тач, Кукмара районнарында яшәү­че җан дусларымны кунакка чакырып сыйларга, аларны башкаланың матур урыннары бе­лән таныштырырга ниятләгән идем. Нихәл итим, насыйп булмады.

Үзизоляция кертү хроник чирле, иммунитеты түбән олы яшьтәгеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуга, сәламәтлекләрен саклап, гомерләрен озайтуга бәйледер. Әмма тән чирләре җаның тынычсыз, күңелең төшенке чагында азынып китәргә күп сорамый шул. Олы яшь­тәге­ләрнең күпчелеге тол карчыклар, ялгыз җан ас­раучы карт-коры. Алар барыннан да биг­рәк җанлы, тере аралашуга мохтаҗ. Кеше арасына чыгып керү алар өчен су, һава, дару кебек кирәк. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да бер-береңә керешү, хәл белешү кебек күркәм га­дәтләр бетеп бара. Күп­ләр үз эченә бикләнгән. Әби-чәби телеэкранга капланган, яшьрәкләрен смартфон экраны йоткан.

Яңа фатирга күченүебезгә ун ай вакыт узса да, күршеләремне белмим, диярлек. Аралашу, бас­кыч мәйданчыгында кара-каршы очрашканда, баш кагып сәлам бирешү белән чикләнә. Быел безнең ише­галдын тулысынча яңарттылар, аның уңайлылыгы, матурлыгы исең китәрлек. Асфальт­ланган юллары, бакча эчендәге яңа тортуарлы аллеяләре дисеңме, балалар һәм олылар өчен өр-яңа ял зоналары, уңайлы өстәлләр, утыргычлар, җайлы, иркен машина кую урыннары — барысы да шәп! Бу мөһим эшне планлаштыручыларга, финансларлаучыларга, бер дигән итеп башкарып чыгучыларга Аллаһның рәхмәте яусын, гомерләре озын булсын.
 
Менә шул матур ишегалдына әби-чәбиләр һава суларга, аякларын яза­рга чыга башлады. Яфрак яңгырын күзәтеп, ялгыз гына эскәмиядә утыручылары да, икешәрләп-өчәрләп гәпләшеп, салмак кына атлаучылары да кү­ренә. Тәрәзәдән кү­реп кызыктым да, авыз-борынга чүпрәк япмамны каплап, мин дә тәвәккәлләдем. Үпкәләремне кислородка туендырып, бераз йөреп керим әле ми­нәйтәм. Игътибарымны башына ак шәл япкан, ябык гәү­дә­ле, төсе уңган зәңгәр пәлтәле әбекәй җә­леп итте. Үз гомерендә ачысын да, төчесен дә күп күргән, картлыгында япа-ялгыз калган Минзилә әби бе­лән кып-кызыл җимешле чукларын мөлдерәтеп утырган ми­ләш янында танышып, сөйләшеп киттек.
 
— Язмышымны шушы миләшкә тиңлим: җимеш­ләре ачы, бик ачы шул аларның, — диде ул. — Җитмәсә, өлгергән җимешле ботакларын, кызганмыйча, каерып сындыралар. Әнкә агач рәнҗер, сызланыр, дип уйламыйлар. Аллаһы Тәгалә сөйгән колыма сынауларны күп биреремен дигән. Мин колларының бик сө­еклеседер, мөгаен. Әүвә­ле үз катына алма кебек кызым белән өрлек кебек улымны алды. Аннан соң ирсез калдым. Егерме бер яшьлек Әлфиям бала тапканда үлде, сабыен да коткарып кала алмадылар. Унтугызын яңа гына тутырган Илсурымның җаны Чечен сугышында кыелды. Түзсен генә бичара ана йөрәге! Шушы миләш кебек ялгыз мин.
 
— Минзилә әби, ирең дә үлдемени? Озаклап авырып яттымы? Әллә һәлакәткә юлыктымы? Син ничә яшьтә тол калдың? — дип сорарга җөрь­әт иттем.
 
— Тол түгел мин. Балаларыбызны кара җир куенына салган авыр кайгылы чагымда, ирем таш­лап чыгып китте, — дип шаккатырды күрше әби. — Үзеннән ундүрт яшькә олырак бай хатынга йортка керде. Ата саран бит ул, карунның каруны инде! Бергә яшә­гәндә дә рәхәт күрсәтмәде. Бар тапканын гаиләгә тотмыйча, күсе кебек үзе­нә җыйды. Үзем эш­ләп тапкан ак­чама балаларга йә үземә яңа кием сатып алсам, кара тавыш чыгара иде. Балаларны курчак кебек киендереп йөртерлек чамабыз булса да, рөхсәт итмәде. Улым да, кызым да кеше арасында кимсенеп үсте. Мәктәп формалары кыскаргач, итәк, чалбар балагы оч­ларына материал өстәп тегеп киертергә мәҗбүр итте. Мәк­тәптән икәүләшеп елап кайттылар. Иптәш­ләре безнекеләрне “ала карга” дип үртәгәннәр. Бер алган пәлтәмне унөч ел кидем. Җиң оч­лары, якалары кыршылып бетте. Кеше алдына киеп чыгарга ояла идем. Үзем төзелештә штукатур-буяучы булып эшләдем, ул ташчы иде. Икебезнең айлык эш хакын бергә кушкач, ярыйсы гына сумма килеп чыга иде. Премияләр дә булды. Берсендә, алсыз-ялсыз эшләп, тугыз катлы йортны вакытыннан алда төзеп тапшыруыбыз хөрмәтенә, җитәкчебез алдынгы эшче-хезмәткәрләргә Ленинградка экскурсиягә путевкалар бү­ләк итте. Сөенечемнең чиге булмады. Безгә дә дөнья кү­рер­гә язган икән! Ялларында ил гизүче танышларым: Эрмитаж, Петергоф, искиткеч матур җыр­чы фонтаннар, ачылмалы-ябылмалы күперләр, Кунст-камера һәм тагын әллә нинди могҗизалар турында сөй­ләп, кызыктырганнар иде. Путевкамны тотып, очынып өйгә кайтып ке­рүемә, мәхшәр купты. Ирем Илдар нинди генә мәсхәрәле сүзләр әйтеп бетермәде. “Койрык бол­гап йөреп, күпме акчаны суга салырга җыендыңмы, ахмак! Путевкаңны сатасың, акчасын миңа бирәсең, үземә кышкы тун алам. Ризалашмыйсың икән, кеше янына чыкмаслык итеп чыраеңны җи­ме­рәм”, — дип акыр­ды. Балалар куркышып еларга кереште, мин тораташтай катып калдым. Саранлыгы өсте­нә кансыз тиран да иде ирем. Аның белән танышкан чагымда, беренче очрашуга чәчәксез ки­лүе­нә аптыраган идем аптыравын. Паркта туңдырма саталар иде. Иң арзанлысын сатып алды. Кафега кергәч, ризык­лар­га заказ бирде дә, һәркем үзе өчен үзе түли, диде. Шулчакта ук җәяү­ләп качасы булган ул сараннан. Яшьлек юләрлеге белән, баш югалтып гашыйк булуым аркасында, аның төп кимчелеген күрмәгәнмен. “Син бүтән кызлардан күпкә әйбәт­рәк, алар кебек акча, әйбер колы түгел. Гаилә акчага түгел, саф мәхәббәткә нигезләнеп корыла ул”, — дип сөйләнүен дө­рес аңламаганмын.
 
Загска язылышырга барганда да туй машинасы ялламады. Трамвайда бардык. Билет хакын тү­ләмәде. Кондукторга: “Без ТТУдан”, — дип алдады, трамвай-троллейбус ида­рәсеннән, янәсе, ул идарә хезмәткәрләре транс­порт­та бушлай йөри икән. Туй күлмәген үзем алдым. Балдакларны ул алыр дип көткән идем. “Яхонт”ка кереп бергә сайладык, әмма: “Һәркем үзе өчен үзе түли”, — дип, аптырашка калдырды. Өйгә кайткач, гарьлегемнән кычкырып еладым. Әти-әниләребез туй чыгымнары уртак булыр дип килешсәләр дә, кафедагы табын өчен акча түли башлагач, әти кыен хәлгә калды. “Сезнең яктан ун­җиде кунак килгән, безнекеләр унбер генә. Сезнекеләр тыгынганга, лыкынганчы эчкәнгә түләргә миндә Әндери казнасы юк!” — дип кычкырды яшь кияү. Әткәй, яныма килеп: “Әйдә, балакаем, өйгә алып кайтып китәм, бу саран мокыт белән гомергә рәхәт күрмәссең”, — дисә дә, кешеләрнең гайбәт сөйләячәгеннән куркып, иремә иярдем. Без яшь чакта кияүдән кайту хурлык санала иде. Гадәттә, сафлыгын никахка чаклы җуйганнарны борып кайтардылар. Бер гөнаһсызга Адәм мәсхәрәсенә каласым килмәде. Яшәлде, түзелде инде. Акча турында авыз ачарга да курка идем. Хәтта туган көнемә өч тәңкәлек бүләк алып кайтып сөендермәсә дә, аңа карата булган мәхәббәтемне уртак түшәктә раславымны таләп итә иде. Карун канэчкечне кем ярата алсын соң? Якты уйлар, җылы хисләр урынына яралы йөрәк, аннан курку, буйсыну гына торып калды. Күңел сүрелү, җан талкыну янә­шәңдәге кешеңне күралмауга чаклы илтеп җиткерә икән. Ул мөртәт бар тапканын гаиләдән яшереп җыйды, җыйды, тик рәхәтен күрмәде. Дефолт дигән булып, саклык кассасындагы унбиш мең совет акчасын мизгел эчендә имансыз капкорсаклар кабып йотты.
 
Балаларымны җир куенына салу хәсрәтеннән чәчләрем вакытсыз агарды, ябыктым, суырылдым, күземнән йокы кач­ты, ашаудан калдым... Иптәш хатыным, үгетләп, парикмахерга алып керде. Коелып сирәкләнгән чәч­ләремне кистеләр, буядылар. Хезмәттәшем иннек-кершән, ислемай бү­ләк итте. Мәҗбүриләп би­зән­дерде. Бераз кеше кыяфәтенә кергәндәй булдым. Ул көнне ирем чыгарган буранны күрсәң! “Күпме акчаны суга сал­ган­сың, карачкы! — дип акырды. — Миңа мондый транжира хатын кирәкми! Аерылам мин синнән, туйдым!” — дип, ишекне каты ябып чыгып китте. Мин урынга аудым. Кан басымым төште. Аякка басуга, кая эләкте шунда барып төшә идем. Ике ай ярым больница ятагында аунадым. Депрессиядән чыга алмыйча интектем. Эшемдәге профсоюз оешмасыннан шифаханәгә путевка китерделәр. Теләр-телә­мәс кенә “Казанский саноторийга” барган идем. Шунда эшләүче психотерапевт Иванов ярдәме белән янәдән терелеп аякка бастым.
 
Минзилә әбине ис-акыл­ларым китеп тыңладым. Ул минем каләм тибрә­түем турында белгәч: “Бу хакта берәр гәзиткә язып чык әле, гаилә корырга җыенган яшьләргә гыйбрәт булсын, үтә саран кеше белән кушыла күрмәсеннәр. Карунлык — гомерлек чир ул. Хәтта наркоманнарны, эчкечеләрне дәвалап савыктыралар, сараннарны гына дәвалап булмый. Алар үзләре дә бәхетсез акча колы, гаиләләрен дә тулыканлы бәхетле тормыштан мәх­рүм итәләр”, — диде.
 
Фото: пиксабай

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.11.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»