поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.11.2010 Шоу-бизнес

Җырчылар нинди бизнес белән шөгыльләнә (Зәйнәп-Зөфәр, Альбина Апанаева, Салават Миңнеханов, Айрат Гомәров, Булат Нигъмәтуллин)

Күрше тавыгы күркә булып күренә дигәндәй, җырчыларның кайсын гына алсаң да, рәхәт, мул тормышта яшидер сыман тоела. Әмма үзләре алай уйламый. “Җырлап кына матди якны хәл итеп булмый”, – ди күп йолдызлар. Аларның шактые бүген җырлап йөрүне хоббига саный. Шуңа күпчелеге сәхнәдән тыш өстәмә эш белән мәшгуль, араларында үз бизнесын ачучылар да җитәрлек.

 

 

 

 

  

 

 

 

Зәйнәп ФӘРХЕТДИНОВА:

“ЯГУЛЫК ӨЛКӘСЕНДӘ ҮЗ ЭШЕН БУЛДЫРДЫ”

 

– Үзем концертлардан бушаган арада өйдә балалар тәрбияләү белән мәшгуль. Бер улыбыз – 11, икенчесе 3 нче сыйныфта укый. Аларга күбрәк игътибар кирәк, гел янәшәләрендә булырга тырышам. Ә Зөфәрне исә тормыш концертлардан тыш та эшләргә этәрә. Балалар үсә, иминлектә, муллыкта яшәр өчен өстәмә керем чыганагы кирәк. Зөфәр ягулык өлкәсендә үз эшен булдырды. Концертларда чакта да тыныч күңел белән йөри, чөнки калдырып китәргә ышанычлы кешеләре бар, үзе генә эшләми.

  

 

 

 

 

 

 

 

 

Альбина АПАНАЕВА:

“МӘҖЛЕСЛӘР ОЕШТЫРУДА БУЛЫШАБЫЗ”

 

– Концертлар белән дә үз-үземне тәэмин итә идем. Ә 2008 елның ноябрендә “Тантана” бәйрәм үзәген ачтым. Шуннан соң матди мөмкинлекләрем арта төште. Банкетлар, туйлар, никах һәм башка мәҗлесләр оештыруда булышабыз. Дөрес, башта шактый чыгым кирәк булды. Ике ел эшләү дәверендә тоткан суммаларым капланып, эшем табыш китерә башлады. Әлбәттә, миллионнар эшлим дип мактана алмыйм. Шулай да, зарланып булмый. Оештыру эшләрен бик яратам. Реклама буенча да югары белемем бар. Шуңа бу ике өлкәне бергә алып бару бернинди авырлык тудырмый. Гел яңалык эзлибез. Хәзер Яңа ел бәйрәмен оештыру белән мәшгульбез. Татарча сөйләүче Кыш бабайны безнең үзәктән чакыртырга, алдан заказлар бирергә була. 

 

 

 

 

 

 

 

Салават МИҢНЕХАНОВ:

“ТУГАН ЯГЫМДА МИНЕ “ИТ КОРОЛЕ” ДИП ЙӨРТӘЛӘР”

 

– Җырлап йөреп кенә гаиләне матди яктан тәэмин итеп, баеп булмый. Сәнгать башта акча кертү түгел, киресенчә, шактый чыгым сорый. Концертлар белән йөрү күп вакытны ала. Шуңа аз йоклау белән генә чикләнәсе кала. Йөгереп эшләсәң, иртә торсаң, соң ятсаң, уңышка ирешеп була.

 

Җырлау – күңел өчен генә. Әлбәттә, кемнәргәдер ул һөнәр, акча кертүнең төп чарасы. Көн саен концерт бирүчеләр, шуның белән генә мавыгучы артистлар да күп. Ә үзем башка тармак булдыру яклы. Азнакайда ит павильоннарым бар. Хәләл ит бизнесы булдырдым. Ул уңышлы гына эшләп килә. Туган ягымда мине “ит короле” дип йөртәләр (көлә). Моннан тыш башка тармаклар да бар. Өстәмә эшем генә финанс мәсьәләсен уңай хәл итәргә булыша. 

 

 Айрат ГОМӘРОВ:

“ЧӘЧТАРАШХАНӘ АЧТЫК”

 

– 24 ел дәвамында бары тик җырлау белән мәшгуль булдым. Ач тормадык. Акча җитте. Әмма бүген гаиләне тулысынча тәэмин итәр өчен ул гына җитми. Сәхнә тормышы белән әллә ни байый алмыйсың. Бюджетыбызны тагын да яхшырту өчен чәчтарашханә ачтык. Аның белән хатыным Әлфия җитәкчелек итә. Хәзер җырлавыбыз кимеде, бик сирәк чыгыш ясыйбыз. 

 

Үз эшеңне булдыру күпкә отышлы. Чәчтарашханәдән тыш тагын бер эш бар: “Заман” төркеме егете Әнәс Бакиров белән төрле мәҗлесләрне музыка кораллары, көй белән тәэмин итәбез. Чакырулар арта бара.

 

 

 

Булат НИГЪМӘТУЛЛИН:

“ТӨЗЕЛЕШ ӨЛКӘСЕНДӘ КӘСЕП ИТӘМ”

 

– 3 ел инде төзелеш өлкәсендә кәсеп итәм. Шул ук вакытта гастрольләрне дә киметмәдек. Ике тармак та үзенчә авыр. Тырышып эшләмәсәң, бер өлкә дә акча кертми. Үз эшемне башлар өчен башта зур суммалар кертергә туры килде. Хәзер дә акча гел әйләнештә йөри: әле анысы кирәк, әле монысы... Күпме табыш алганымны да белмим. Гастрольләр күбрәк акча кертәме, төзелешме – санаганым юк. Иң мөһиме – минуска эшләмәү.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ | 26.11.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»