|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2021 Шоу-бизнес
«Иң оятсыз видеоларның берсе бу»: халык Индира һәм Рөстәм Нәбиевләрне сүгәБашкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев хатыны Индира белән бергә тик-ток форматындагы юмористик видео төшергән. Әмма инстачыларның кайберәүләре аларны тәнкыйть утына тоткан. Кадрларда Рөстәмнең Индирага өченчегә бала алып кайтыйк дигән смс җибәрүе күренә. Ике берсеннән-берсе кечкенә кыз тәрбияләүче Индира моңа җавап итеп үзенең билдән түбән өлешен скотч белән урап куя.
«Минем ниятләрем җитди. Бу гына булышырмы икән», — дип яза Рөстәм видео астында.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, халык яшь парны оятсызлыкта гаепләргә ашыккан.
«Мин күргән иң оятсыз видеоларның берсе бу»; «Артыгын кыланасыз. Кызык түгел. Бик оятсыз видео» дип яза кайберәүләр.
Күбесе исә видеоны шаярту буларак аңлап, тыныч кына кабул иткән.
«Скотч кына булышмаячак, тимер трусик кияргә кирәк» дип комментраийлар калдырганнар.
--- |
Иң күп укылган
|