поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.11.2021 Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллина: Илсур Сәфинә өчен әти урынына калган кеше түгел

Барыбызга да таныш булган җырчы Дилә Нигъмәтуллина диетолог һәм нутрицолог Дилә Бариева булырга әзерләнә. Тормышындагы үзгәрешләр моның белән генә тәмамланмас, билгеле. Без исә бер урында таптанырга яратмаучы, гел үсешкә омтылучы җырчының бүгенге проектлары, гаилә хәлләре, үз сәгатен көтеп ятучы җырлары турында сөйләшеп алдык.

– Ни хәл?
 
– Бар да яхшы, Аллага шөкер! Әле монда туйдан тыш та башка эшләр гөрли. Күптәнге хыялымны тормышка ашырдым – дөрес туклану буенча шәхси курсымны булдырдым. Университетта укыйм. Алла боерса, ике елдан диетолог-нутрицолог дипломын алачакмын.
 
Туй шушы эшләр арасында бераз югалды, дияргә дә була. Гомумән, без аны болай ук зурлап үткәрәсе түгел идек. Мөнәсәбәтләребезне законлы төстә беркетәсе идек тә, шуның белән шул. Ә әзерләнә башлагач, ниндидер дулкынлану хисләре барлыкка килде. Барысы да балдактан башланды. Иремнең, балдаклар бармы соң безнең, алырга кирәктер инде аны, дигән сүзеннән. Аннан ул костюм кияргә карар кылды. Илсур шулай матур киенгәч, минем дә туй күлмәгеннән барасым килде. Аннан фотограф, чәчәк бәйләме кирәк булып чыкты… Боларның барысын да эзләгәндә, дулкынлану хисләреннән башка булмады, билгеле. Шулай итеп, тыйнак кына узарга тиешле бәйрәм үзе бер вакыйгага әйләнде дә куйды.
 
– Туй күлмәге киеп, рәсми рәвештә ир белән хатын булгач, гаиләгездә үзгәрешләр сизелдеме?
 
– Үзгәрде дип әйтә алмыйм. Сүз арасында: «Булды, хәзер син – минем хатын, мин әйткәнне эшлисең», – дип, шаярышып алабыз инде. Үзгәрешләр күбрәк документта күренә. Иремнең фамилиясен алдым. Хәзер мин – Дилә Бариева. Яңа һөнәр үзләштергәч тә, шушы фамилияне алырга исәплим. Дилә Нигъмәтуллина да юкка чыкмаячак, билгеле. Ул сәхнәдә яшәячәк.

– Үз мисалыгыздан чыгып әйтегез әле, шәхси тормыш, яныңда нинди ир булуы башка өлкәләргә тәэсир итәме?
 
– Миңа калса, барысы да хатын-кызның үзеннән тора. Гаиләдә үзен ничек итеп күрсәтә, нинди позициягә куя, ире дә аңа шундый мөнәсәбәттә булачак. Нинди генә өлкәне алсак, хатын-кызны ире хөрмәт итә икән, аның эше дә уңышлы барачак. Әгәр ул хатын-кыз үзен мыскылларга, кимсетергә рөхсәт итә икән, аның эше, карьерасы да рәтле булмаячак.
 
Шәхси үсештә тагын нәрсә йогынты ясый? Әлбәттә, күңел тынычлыгы. Гаиләдә үзен яхшы хис итә икән, хатын-кызның яңа үрләр яуларга көче булачак. Ир-ат белән хатын-кыз берсен-берсе хөрмәт итәргә тиеш. Мисал өчен, мин ирем белән киңәшләшмичә бернигә дә алынмыйм. Шушы ук укуымны гына алыйк. Диетолог-нутрицолог һөнәрен үзләштерер өчен, 300 мең сумга якын акча кирәк булды. Бу акчаны үзем эшләп тапсам да, ничек мин гаилә малын тормыш иптәшем белән сөйләшми генә чыгарырга тиеш ди? Мондый җитди мәсьәләләрдә генә түгел, вак кына карарларны да сөйләшеп кабул итәргә кирәк. Шул очракта гына гаиләдә хөрмәт булачак. Ә хөрмәт ул – гаиләнең умырткасы. Хатын-кызның уңышы да шуңа барып тоташа.
 
– Кызыгыз белән ирегез нинди мөнәсәбәтләрдә?
 
– Аралаша башлагач, мин Сәфинәне Илсур белән үземнең дустым буларак таныштырдым. Соңыннан ул әкрен генә безнең гаиләнең бер әгъзасына әйләнде. Үз балалары булгач, баштан ук Илсурның кызым белән аралашуда каршылыклары булмады.
 
Ләкин шуны аңларга кирәк: Илсур Сәфинә өчен әти урынына калган кеше түгел, чөнки аның үз әтисе бар. Илсур аны тәрбияли, ул яктан миңа бик ярдәм итә. Кызым да аны хөрмәт итә, кайчак бары аны гына тыңлый. Уртак телне бик тиз таба алар. Гомумән, кызлар өчен ир-ат тәрбиясе – бик мөһим нәрсә.
 
– Дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше сезне ничек үзгәртте? Гомумән, андый тормыш алып бару зур тырышлык таләп итә. Күп очракта ялкауланып, үз сәламәтлеген кайгыртмаучыларга ни дияр идегез?
 
– Бу юлга мин өч ел элек сәламәтлегем какшау сәбәпле бастым. Беренче мәлләрдә шактый кыен булса, хәзер инде бу минем тормыш рәвешенә әйләнеп бетте. Бу өлкәдә тәҗрибәм, уртаклашасы килгән белемем бар, шуңа да мин махсус курс булдырдым. Дөрес туклану авыр, дигән фикерне юкка чыгарасым килә.
 
Дөресен генә әйткәндә, бу ялкаулык белән дә бәйле түгелдер. Кеше сәламәт яшәү рәвешенең асылын аңлап җиткерми, алай түгел, менә болай яшәргә кирәклекне белми. Гаиләдән тыш, безнең үсешкә җәмгыять тә йогынты ясый бит. Ә бүген безне баллы, зыянлы ризыкларга кагылышлы зур-зур реклама проектлары чолгап алды. Дөрес туклану әһәмиятенең зурлыгын тулысынча аңлыйсың икән, яшәү рәвешеңне шундук үзгәртәсең ул.
 
– Тәүлектәге 24 сәгать вакытны барына да өлгерер өчен ничек җиткерәсез?
 
– Тәүлектә булган 24 сәгать күптән җитми инде. Йокыны киметеп бетердем. Эш күп булгач, приоритетлар куярга туры килә. «Инстаграм»га үз блогым өчен генә керәм, кеше ни белән яшәгәнен карарга вакыт калмый. Телевизорны күптән карамыйм. Инде шактыйдан матур әдәбият укыганым юк, кирәкле китапларны гына укыйм. Өйдәге исәпсез хатын-кыз эшләрен башкарырга да ярдәмчем бар, чөнки алар бик күп вакытны ала. Атнага бер килеп, миңа ярдәм итеп китә ул.

– Яңа җырлар яздыртырга планлаштырмыйсызмы? Гомумән, эстрададан читләштегез кебек…
 
– Әйе шул, бераз читләшеп торырга туры килә. Менә шушы проектым белән бик мавыктым. Ә болай, өч әзер җырым үз сәгатен көтеп ята, барысы да яздырылган, чыгарасы гына бар. Тиздән клип төшерә башлыйм, Яңа ел алдыннан аны чыгарырга уйлыйбыз. Булат белән дә иҗатыбыз туктап тормый. Әле дөньялар тынычланып, вирус белән яшәргә тәмам ияләнгәч, зур тур да эшләп алырбыз, бәлки. Чакырган җиргә барам, ә менә гастрольләр белән чыгып китәргә әлегә вакытым да, мөмкинлегем дә юк. Шөкер, тугры тамашачыларым бар. Дилә Нигъмәтуллина әле исән һәм, әлбәттә, яшәячәк!

Блиц-сораштыру:
– Кызыгызга көн дә иртән ни дип әйтәсез?
 
– Җимешем, алтыным, минем «кудряшкам», чыпчыгым, алма бөртегем. Бөтен булган матур сүзләрне әйтеп бетерәм бугай.
 
– Үзегезне популяр дип уйлыйсызмы?
 
– Мине таныйлар, минем турында сөйләшәләр, үз тамашачым, минем тормышыма кызыксыну белдерүчеләр бар. Әйе, популяр булып чыгам инде.
 
– «Инстаграм» сезнең өчен нәрсә ул?
 
– Гаять зур җаваплылык. Хәзер мине меңләгән кеше карый, димәк, һәр сүзне үлчәп әйтергә кирәк.

– Бүген үзегезне көчле хатын-кыз дип әйтә аласызмы?
 
– Мин, гомумән, үземне көчле кешеләр рәтенә кертәм.

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.11.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»