|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2021 Фаҗига
Шартлаган шахтада исән кеше табылганКемерово өлкәсендәге “Листвяжная” шахтасында чыккан шартлау һәм янгыннан соң һәлак булган дип исәпләнгән бер коткаручы исән килеш табылган. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Алексндр Чуприян хәбәр итте. Аның сүзләрен ТАСС китерә: “Безнең коткаручыбыз Александр Заковряшин исән килеш табылган. Моны могҗизага тиңләп була. Әмма могҗизаны безнең кешеләр үзләре ясый”.
Фаҗигадә исән калган кеше турындагы мәгълүматны Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв та раслады. Аның сүзләренчә, ирне шахтадан 20 километр ераклыктагы Ленинск-Кузнецкий дәваханәсенә илткәннәр. Вакыйга урынында оештырылган оператив штабта тәүлектән артык шахта җимерекләре астында яткан Заковряжинның үз аңында булуын сөйлиләр.
Mash Siberia Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, Заковряшин әле шок хәлендә. Тәүдә җир өстенә үзаллы (!) чыккан кешене шахтада проходчик булып эшләүче 38 яшьлек Вячеслав Суворов дип уйлаганнар. Әмма ул фамилиясе “З” хәрефенә башлануын әйткән.
Фото:tmbw.ru
Чыганак: Lenta.ru
Әлфи ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|