поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.11.2010 Мәдәният

“Кара-каршы”да тема да, алып баручылар да башка

1 нче декабьрдән “Кара-каршы” тапшыруы яңа форматта чыга башлый. Беренче тапшыруда баласы белән урамда калган хатын-кыз язмышы турында карагыз!

Беренче тапкыр бу программа “Татарстан – Яңа Гасыр” каналында 2006 елда эфирга чыккан иде. 4 ел эчендә ул үзенең алып баручыларын һәм форматын 3 тапкыр үзгәртте. Тамашачылар аның Туфан Миңнуллин, Индус Таһиров алып барган чакларын әле дә яхшы хәтерлидер. Соңгы ел дәвамында заманабызның иң актуаль проблемалары турында Гөлнара Сабирова һәм Фердинанд Сәлахов төрле танылган шәхесләр, журналистлар белән бәхәсләште. Хәзер ток-шоуны Энҗе Шәйхетдинова һәм Роза Әдиятуллина алып барачак һәм ул 40 яшьтән дә олырак хатын-кызларга юнәлтеләчәк ди, тапшыруның режиссеры Зөлфия Әсәдуллина. Ә темага килгәндә биредә ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре, гомумән, хатын-кызлар өчен кызыклы булган көнүзәк мәсьәләләр күтәреләчәк. Мәхәббәт, нәфрәт, хыянәт... Болар барысы да үзгәртелгән “Кара-каршы” тапшыруы темалары.

 

Кунакларга килгәндә, студиягә тема буенча кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә үз фикерен әйтә алган һәркем килә ала. Тапшыруның яңа алып баручылары - тәҗрибәле журналистлар. Энҗе Шәйхетдинованы тамашачылар “Мәдәният дөньясында” тапшыруы аша үз итеп өлгергән булса, Роза Әдиятуллинаны, ул соңгы арада алып барган, “Хәерле иртә!” программасы буенча яхшы белә.

 

““Кара-каршы” “Мәдәният дөньясында” тапшыруына капма-каршы. Ләкин бер нәрсә охшаш – җаваплылык. Без әлеге тапшыруда кемнедер яклап, кемнедер гаепләргә җыенмыйбыз. Шулай ук, теге яисә бу гыйбрәтле язмыш геройларына сынаудан чыгу өчен төгәл инструкция дә бирергә теләмибез. Без бәхәсләшәбез, үз фикеребезне әйтәбез. Тамашачы тапшыруга килгән кунакларны тыңлап, үзе өчен ниндидер нәтиҗә ясарга, “Нишләргә?” дигән сорауга җавап табарга мөмкин. Безнең сюжетлар - уйлап табылган язмышлар түгел. Барысы да чынбарлыктан алына. Сюжетларда сөйләүчеләрнең әлегә йөзләрен күрсәтмибез. Безнең татар халкында үз хәсрәтеңне урамга чыгып кычкыру юк. Шуңа аларның тавышларын үзгәртәбез, йөзләрен караңгылатабыз. Тамашачылардан телевидениегә еш кына үз язмышы, хәсрәте турында язылган хатлар килә. Без алар арасыннан гыйбрәтлеләрен сайлап алабыз”, дип программага карата фикерләре белән уртаклашты Энҗе Шәйхетдинова.

 

Беренче тапшыруда баласы белән урамда калган хатын-кыз язмышы турында карагыз!

 

Тапшыруның эфирга чыгу вакыты: чәршәмбе 20 сәгать 30 минут; кабатлау: дүшәмбе, 11 сәгать 30 минут.



ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»