|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2021 Хәйрия
Вафат булган Вадим Фәхретдиновның гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыяларМинзәләдәге авиаһәлакәттә исән калган Уфа парашютчысы Вадим Фәхретдинов бүген 6нчы шәһәр клиник хастаханәсендә җан биргән. Спортчының коллегалары Вадим Фәхретдиновның гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыярга керешкән. Авиаһәлакәттә парашютчының ике урыннан умыртка баганасы, кабыргалары сынган, шулай ук баш мие җәрәхәтләнгән. Ир-ат озак вакыт Чаллы хастаханәсендә реанимациядә яткан, шуннан соң Уфада дәвалануын дәвам иткән, дип яза Татар-информ.
Шушы көннәрдә ул тын алуы кыенлашуын сизгән һәм хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Кабырга сөяге үпкәсенә зыян китергән дип фаразлана. Табиблар аңа операция ясаган, ул уңышлы узган. Әмма хәле яхшыруга да карамастан, кан басымы кинәт төшкән һәм аны коткарып кала алмаганнар.
Бүген иртән аның йөрәге тибүдән туктаган. Спортчының коллегалары Вадимның гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыярга керешкән. Аның ике баласы (кечесенә – 1,5 яшь) ятим калган.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|