|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2021 Криминал
Казан Мэриясендә мәктәптә баланы көчләү турындагы хәбәр буенча комментарий бирделәрМессенджерларда Татарстан башкаласының бер мәктәбендә өченче сыйныф укучысы сыйныфташын бәдрәфтә көчләгән дигән мәгълүмат тараттылар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу яңалыктан соң мәгариф учреждениесендә полиция хезмәткәрләре катнашында тикшерү үткәрелгән. Әлеге факт расланмаган.
Күзәтү камераларыннан язмалар өйрәнелгән, укучылар сораштырылган. Укучылар арасында, чыннан да, коридорда конфликт килеп чыккан, тик бәдрәфкә кермәгәннәр.
"Әлбәттә, бу хәбәр буенча барлык чаралар күреләчәк. Әмма социаль челтәрләрдә тасвирланган очрак – шаккатыргыч. Шуны истә тотарга кирәк: мондый хәбәрләр бастырып чыгар һәм таратыр алдыннан дәлилләр һәм игътибарлы тикшерү кирәк, чөнки сүз балалар язмышы турында бара", - дип шәрехлиләр Казан Мэриясендә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|