поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.11.2021 Җәмгыять

24 яшьлек Айдар Якуповның гәүдәсен туган ягына алып кайтып җирләделәр

Айдар Якупов – “Сәләт” хәрәкәте лидерларының берсе. Быел ул Кама Тамагы районында “Аргамак” лагерен җитәкләгән. 17 ноябрьдә Айдар дуслары белән Төркиягә очкан, бу аның чит илгә беренче сәфәре булган. Алар берничә көн Истанбулда булганнан соң, Аланиягә очкан, нәкь биредә Айдарны үлем сагалап торган.

Айдарның туганы Аланиядә яшәүче Азалия инстаграмдагы сәхифәсендә фаҗигагә санаулы минутлар кала төшерелгән видео урнаштырган. Ул безгә аянычлы вакыйга турында сөйләде.
 
– Бөтенесе дә бәхетле, тулы канлы тормыш белән шау-гөр килеп яшәгәндә, фаҗига булачагына шикләнмәгән яраткан абыем һәм тугры дустым 3 минуттан соң фәрештә булды. Бу хакта бик күп сүзләр ишетергә туры килде, шуңа күрә кайбер нечкәлекләргә тукталам, – дип башлады ул сүзен. – Айдар һәм аның ике якын дусты Төркия буйлап сәяхәт оештырырга карар кыла. Һәр шәһәрдә берничә көн булырга уйлыйлар. 17 ноябрьдә алар Истанбулга очалар һәм анда ике көн үткәрәләр. Айдар беренче тапкыр чит илгә килде, дуслары белән Истанбул белән хозурланды, яңа киемнәр сатып алды һәм хәтта төрек барберында кырынды да.
 
19 ноябрь көнне сәгать 10да Аланиягә кунакка килделәр. Без ирем Булат белән арендага машина алып, аларны барып алу өчен аэропортка киттек. Ул мине күрүгә шулкадәр шатланды ки, аның озаклап кочаклавын һаман да тоям.
 
Без вакытны әрәм итмәскә һәм истәлекле урыннарны шунда ук күрсәтә башларга тәкъдим иттек. Алар рәхәтләнеп ризалашты. Безнең беренче һәм соңгы тукталышыбыз – Кизилин бич иде. Биек кыялар, мәгарәләр һәм чиста сулы гаҗәеп матур пляж. Барысы да пейзаж белән хозурланды, коенып алырга уйладылар. Дулкыннар да көчле түгел иде. Мин диңгезгә кермәдем. Беркем дә спиртлы эчемлек кулланмады. Бары тик ләззәтләнү тоташ көлү тавышлары гына ишетелеп торды. Алар суга кереп, 3-5 минуттан соң, суда әллә ни башланды. Диңгезнең көчле дулкыннары егетләрнең барысын да бер читкә ыргытты. Булат Х.: “Айдар бата, коткаручылар кирәк”, – дип кычкырды. Ул вакытта берни дә аңлашылмады. Мин пляжда урнашкан ресторанга ярдәм сорап йөгердем.
 
Кире яр буена чаптым. Тимур көч-хәл диңгездән чыга алды, аның артыннан Булат В. да күренде.
 
Ә менә Айдар белән Булатны диңгез тирәнрәк алып кергән. Айдарның көче калмаган, күрәсең. Булат ташка ябышты, ә Айдар аңа тотынган. Бераздан дустына авыр икәнен аңлап, Айдар кулын ычкындырды. Югыйсә, икесе дә батып үләрләр иде. Хәтта үлем белән йөзгә-йөз очрашканда да, Айдар дусты турында уйлады. Айдарны диңгез үз эченә йотып алды, Булат ярга чыкты...
 
Шул вакыт эчендә яхшы йөзүче егет Айдарны судан чыгарырга булышты. Аны причалга алып килделәр һәм кирәкле бөтен процедураны башкардылар. Без догалар укып яхшы яңалык көттек. Ләкин иң хәтәр хәбәр ишетергә туры килде: «Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек..."
 
Айдарны моргка алып киттеләр, ә безне полициягә. Булат Х. һәм Булат В. участокта безне көтәргә калды. Ә мине, Айдарның туганы буларак, аның якын дусты Тимур белән бергә моргка алып киттеләр. Канун буенча, мәетне танырга кеше кирәк.
 
Айдар турында озак сөйләргә була. Без бер-беребезне бик хөрмәт иттек һәм яраттык. Без гаилә. Ул һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә әзер иде. Чиста диңгездә, җомга намазы булган көнне, мөселман илендә батып үлде... Аның җаны да шундый ук чип-чиста иде.
 
Гомере кыска булды, ләкин матур яшәде. Ул аны вак-төяккә, үпкәләүләргә, фикер алышуларга әрәм итмәде. Һәр көннең рәхәтен татый иде ул! Талантлы, экстремаль кеше булды. Мин һәркемнең дә аның өчен дога кылуын телим.
 
Айдарның туганы Дания Сәхбиева да инстаграмда болай дип язган:
 
– Айдарның җирдәге юлы кинәт өзелде, ул мәңгегә ышанычлы дус, яраткан кардәшем булып калачак. Аның барлык уңай сыйфатларын да санап бетергесез. 1 мартта аңа 25 яшь тулыр иде. Бу дөньяда аның миссиясе төгәлләнде. Ходай Тәгалә шулай язган инде. Җомга – изге көндә, Ходай аны үзенә алды. Ураза тота һәм намаз укый иде.
 
Айдарның гәүдәсен Татарстанга алып кайту өчен шактый зур күләмдә акча кирәк иде, ул санаулы вакыт эчендә җыелган.
Егетне 24 ноябрь көнне әти-әнисе яшәгән Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында җирләгәннәр.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 25.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»