поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.11.2021 Язмыш

“Акча түләгәч карый инде”

Хатыным белән тату гомер иттек. Мин кулдан килгәнчә аңа өй эшлә­рендә булышып яшәдем, ул миңа авыр вакытларда таяныч булды. Ләкин, кызганыч, пенсиягә чыккач авырый башлады. Аңа кадәр төзелеп бетмәгән күпердән чыкканда егылып башын бәргән иде.

Рентген баш миендә үзгәреш шуннан башланганын күрсәткән. Һәрхәлдә, врачлар шулай дип әйттеләр. Хатыным беренче мәлләрдә вак-төякләрне генә онытса, соңыннан үзенә ничә яшь икәнен дә әйтә алмый башлады. Миңа аны карау авырлашты. Кызым әнисен шәһәргә алып китеп карар иде, әмма фатирлары ике бүлмәле генә. Шунда ире, яшүсмер улы белән яшиләр. Ә әнисе кайвакыт бәдрәфкә дә барып җитә алмый...

Шуңа күрә, кызым белән киңәштем дә, шундый авыруны карый-тәрбияли белүчене эзләргә тотындым, төрле җиргә игъланнар бирдем. Күп тә үтмәде, бер хатын чылтыратты. Рәсимә исемле, 50 яшьлек ханым икән. Авылга күченеп кайтырга да риза. Бүтән чылтыратучы булмады, шуңа Рәсимә карый дип килештек.

Ул шәһәрдән кайтып бездә яши башлады. Шәһәрдәге бер бүлмәле фатирында улы белән килене калган икән. Ашарга пешерүне дә үз өстенә алды, миңа моның бер авырлыгы да юк диде. Камыр ризыкларының тәмен оныта башлаган идем инде. Ә монда йокыдан торуга бәрәңге пә­рәмәче көтеп тора. Әни аны дучмак дип йөртә иде. Рәсимә белән һәркөнне сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез. Хатыным безне тыңлап кына утыра. Пенсиям әйбәт минем, шуңа күрә ашау-эчү дә мулдан.
 
Шулай яшәп ятканда хатыным үлеп китте. Соңгы көннәре тәрбиядә үтте бәгыремнең. Рәсимә бик карады аны. “Акча түләгәч карый инде”, — диярләр кайберәүләр. Ләкин карау белән карауның аермасы бар, миһербанлыкны сатып алып булмый шул.
 
Рәсимә китәр алдыннан бик моңсуланды. Бер бүлмәле фатирда килене белән яшисе килмәве сизелде. Әллә ни уйлап тормыйча: “Йортым зур, монда яшә”, — дидем.
 
Бу адымымны беркем аңламады, хупламады. Кызым: “Әти, сиңа 65 яшь, бу хатынга — 51, менә күрер­сең, сизми дә калырсың, ул сине үзенә өйләндерәчәк, чөнки пенсияң әйбәт, йортыбыз яхшы”, — диде. “Ә син, әниең кебек авырсам, мине карарсыңмы соң?” — дип сорарга батырчылык итмәдем. Ә Рәсимәгә ул сорауны бирә алам мин. Уңай җавап ишетәчәгемне дә беләм.
 
Рәдиф. Ульяновск өлкәсе
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.11.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»