поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2021 Мәдәният

Фәрит Бикчәнтәев: «Кем өчендер бу шатлыклы яңалык, кем өчендер күңелсез, ә кем өчендер борчулы…”

27-28 ноябрьдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара бәйгесе финалистлары өчен семинар уза. Австрия, Бөекбритания, Испания, Россия һәм Япониядән килгән 23 финалист Түбән Кабан күле яры буенда төзеләчәк театрның территориясе белән танышычак, Камал театры вәкилләре һәм башка экспертлар белән эшлекле очрашуда катнашачак. Семинар ябык режимда уза, антиковид чараларга бәйле катнашучылар саны чикләнгән.

Семинар программасы шартлы рәвештә 3 тематик блокка бүленә: "Проектлау", "Театр+шәһәр" һәм "Театр".

«Проектлау» блогы кысаларында финалистлар бәйге территориясе белән танышачаклар, шулай ук конкурсның жюри рәисе, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, шәһәрләрне үстерү институты кураторы Татьяна Прокофьева һәм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы ведомстволарның башка вәкилләре катнашында эшлекле очрашуда катнашачаклар.

"Театр+шәһәр" - финалистларны Татарстан башкаласының архитектура, шәһәр төзелеше һәм мәдәни контекстлары беләр таныштыру нисбәтеннән үткәреләчәк экскурсияләрдән гыйбарәт. Казанны, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар һәм сәнгать белгечләре шәһәрнең тарихи бистәләре, Казан Кремле, Казан үзәгендәге заманча корылмалар буенча экскурсияләр уздырачак. Финалистлар шулай ук Татарстан Республикасы Милли музеена да сәяхәт кылачак.

«Театр» блогында сессиядә катнашучыларны Камал театрында махсус программа көтә. Башта конкурсантлар юга театр буенча экскурсия ясалачак: камаллылар театр цехларының эшен күрсәтәчәк һәм хәтта катнашучыларга аларның эшендә катнашырга тәкъдим ителәчәк. Сессиядә "Алё, мин театрда!» - «Шәһәрлеләр театры» форматында Ксения Шачнева һәм Гөлнара Фазлыйәхмәтованың театр тамашачылары катнашындагы тамашасы да күрсәтеләчәк. Спектакльнең мондый форматта оештырылуы очраклы түгел. Ул театрның күчүе темасына рефлексия өчен махсус уйланылган.

«Кем өчендер бу шатлыклы яңалык, кем өчендер күңелсез, әкем өчендер борчулы, тик ничек кенә булмасын, бу - бер зур этапның ахыры һәм икенчесенең башы. Бу тамашачыларга һәм үзебезгә берничә мөһим сорау бирү өчен уңайлы вакыт. "Урынга бәйле булмаган очракта Камал театры нәрсә ул?", "Тамашачыларга аның кай ягы мөһим?", "Театр кемнәр өчен эшли?" — дип сөйләде спектакль турында театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

23 июльдә Камал Театрының Зур сәхнәсендә театрның архитектура концепциясен эшләү буенча ачык Халыкара бәйгегә старт бирелде. Бәйгенең инициаторлары-Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Конкурсның операторы - «Үзәк Lab»халыкара урбанистика лабораториясе. 12 октябрьдә жюри утырышы нәтиҗәләре буенча финалга 8 консорциум чыкты.


---
Камал театры
№ --- | 25.11.2021
Камал театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»