поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2021 Спорт

Самараның “Ак аю”лары морж булып чыкты

2008 елда Кыргый табигатьне саклау буенча бөтендөнья фонды инициативасы буенча 24 ноябрь морж көне дип игълан ителгән иде. Арктика якларында яшәүче моржлар, табигать җылыну сәбәпле, яклауга бик тә мохтаҗ, әлбәттә. Ләкин безнең якларда моржлар әлегә күренгәне юк. Ә менә салкын суда коенырга яратучы кешеләр байтак. Аларны да халык “морж”лар дип атый һәм алар да, үзләрен моржга санап, ноябрь ахырында бәйрәм уздыралар.

Кыш көне Идел буена Полевой урамы буйлап төшкән кеше еш кына вагончык һәм аның өстеннән күтәрелә торган төтен яисә пар күреп хәйран кала. Битараф кешеләр ни булганын аңламыйча узып китәргә дә мөмкин. Ә менә кызыксынучанраклары бозда бәке, ә анда кеше башлары күреп якынрак килә. Әйе, нәкъ менә шул башларның хуҗалары Урта Идел моржлары була да инде. Ә җитәкчеләре - татар кешесе, Рәшит Зәкәрия улы ХАМЕТОВ.
 
- “Ак аю” моржлар клубы утыз елдан артык эшләп килә инде, - дип сөйли Рәшит әфәнде. - Башта аның башлап йөрүчесе Вячеслав Спиридонов иде. Аннан җитәкчелек миңа күчте. Дүрт еллар чамасы бәкедә су керергә теләүчеләргә ярдәм итәм, судан чыккач, вагончыкка алып кереп җылытам. Аны да, мичен дә Вячеслав әфәнде ясаткан иде.

- Кемнәр йөри соң кышын су керергә?
 
- Төрле халык бар: пенсионерлар һәм эшләүчеләр, балалар һәм студентлар, җырчылар һәм биючеләр, шагыйрь, Россиянең атказанган артисты һәм хәтта берничә депутат та. Актив моржлар атнасына 3 - 4 мәртәбә киләләр. Шулай ук сирәк килеп йөрүчеләр дә бар. Алар белән бергә йөзләп кеше җыелыр. Элек күбрәк иде.

- Чумып-чумып йөзәләрме?
 
- Юк-юк. Чумарга да, су өстендә ятарга да рөхсәт ителми. Чумдың, чыктың һәм җылыга... Исән булыйм дисәң, кагыйдәләрдән тайпылмаска кирәк.

- Ничә яшьтән йөри башларга мөмкин?
 
- Кайчан телисең, шунда. Монда 85 яшьтәгеләр дә, 5 яшьтәгеләр дә бар. Тик беренче мәртәбә салкын суга чуму өчен әзерлек кирәк. Ансыз булмый.
 
Беренчедән, суга керү алдыннан аракы-мазар кабарга ярамый. Берничә мәртәбә өйдә салкын душ астында чыныгу алырга кирәк. Ә су буена килгәч, җиңелчә күнегүләр ясап җылынырга, тик анда да артыгын кыланмаска, тирләп салкын суга керергә ярамый. Судан чыккач, коры сөлгегә уранып, коры кием киеп, үлән чәе эчеп җылынасың да, яңа туган кеше кебек өеңа кайтып китәсең.
 
- Моржлауны бер дә күрмәгән кешеләр килгәне бармы?
 
- Булды бер заман. Самара турында кино төшерүче итальяннар килгән иде. Ә тышта 32 градус – котыптагы кебек салкын. Без чыгабыз да чумабыз, чыгабыз да чумабыз. Ә туннарга төренгән операторлар керәләр дә җылыналар, керәрләр дә җылыналар. Ахырда берсе әйтә: “Әле дә ярый без Россия белән сугышмыйбыз, Мәңге җиңә алмас идек”- ди.
 
- Ә Сез үзегез ничек килеп эләктегез бирегә?
 
- Егерме биш еллар чамасы элек бик нык авырып киткән идем. Шул чакта кемдер киңәш итте һәм мин йөри башладым. Чиремне салкын су юып алды, дисәм дә була. Сау-сәламәт мин хәзер.
 
Кемгәдер ияреп килеп, беренче мәртәбә суга чумган кеше дә шундук ниндидер көч-куәт ала, тагын-тагын чумасы килә башлый, һәм шулай итеп клубта озакка кала. Бәке бит ул, белеп эшләгәндә, сәламәтлек чыганагы, организмның бөтен иммунитетын эшкә җигә торган көч.
 
- Хөкүмәттән нинди дә булса ярдәм бармы?
 
- Әйе. Әлеге вагончыгыбыз рөхсәтсез биредә тора алмый бит инде. Шәһәрнең физкультура һәм спорт департаменты һәм “Самара парклары” учреждениесе ышыгында яшибез.
 
- Алай булгач, соңгы соравыма да җавап бирегез инде. Сезнең клубташларыгызга һәм Сезнең үзегезгә коронавирус куркыныч түгелдер инде? Әллә прививканы ясаттыгызмы?
 
- Ясаттым, әлбәттә. Ул вируслар салкын судан әллә куркә, әллә юк, белмәссең. Аннары, кешеләр белән эшләргә туры килә бит. Шуңа күрә бер-беребезгә зыян китермичә генә, сәламәтлегебезне саклап кына озак яшәргә насыйп булсын!
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 25.11.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»