поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2021 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. Кичәге җыр нигә бүген ярамый?

Җырның рухый мирас буларак ни дәрәҗәдә кыйммәтле хәзинә икәнен, бу кыйблада төкәнмәс тарихи сабак чыганагы икәнен аңлаганнан соң, бу юлда бүгенге хәлебезне уйламый калып булмый.

Шөкер, бүгенге яшәешебездә, әхлакый мөхитебездә дә җыр – тәрбия чарасы буларак танылган,  кабул ителгән. Иң башта җырның максаты милли мәнфәгатьләргә туры килергә, изге нияттән, бүген  кирәкле булырга тиеш.   Дәүләткүләм идеология катгый, ныклы, тотрыклы  булмаганда, тәрбия кыйблалары халык күңелендә рәсми кагыйдә булып берекмәгәндә яшәүнең рухый кагыйдәләре булып халыкның буыннардан килгән гореф-гадәте, йолалары кануни кагыйдә булырга тиештер. Җыр монда иң төп, ышанычлы чарадыр. Халык үзе шуны кисәтә. Зыйфа Басыйрованың “Җырлыймын җырларымны халкым өчен...”гыйбарәсе  безнең сәнгатьнең төп шигаре булып  ничә буын татарны тәрбияли инде.
   
Нигә мәгълүм нәрсәне кабатларга, шул кыйбладан тайпылу юктыр ич, диюче килеп чыкса-нитсә, үкенеч ки, бар шул, дип, моңа бер генә дәлил (“Үчләр итеп елларга / җырларга да җырларга”) дигән мисалны китереп, чикләнәбез дә бу хакта әле сүз куертырга кирәклеген искәртеп, хәзергә өзелгән әңгәмәне дәвам иттерәбез.
   
Җыр ярдәмендә тәрбиядә кайсы йолалар беренче чиратта төп кыйбла булырга тиеш? Моңа иң башта Фердинанд Сәләхев җавап бирә: “Җырга бәя биргәндә ”Милли йөзебезне билгеләгән җыр” ди, ягъни Туган илгә, Ватанга, милләткә, халыкка тугрылык – милләтпәрвәрлек; Бу олуг хисне тәрбияләүдә   бездә меңнәрчә җыр хезмәт итә. Шәхсән үзем Фән Вәлиәхмәтев: “Чәчәк идек илләрдә // чәчелдек чит җирләрдә” дигән җыры чишмә башы кебек тоела.
 
Безне милләт итеп саклаган йолалар аз түгел: әти, әнинең, туганнарның, өлкәннәәрнең кадерен белү;  эшләп яшәү. Тырыш кешеләрне хөрмәтләү. “Шахта”, “Уракчы кыз”, “Нефтьчеләр маршы (С.Сөләйманова, М.Имашев)... хезмәт сабагын безгә шул җырлар да бирмәдемени! Җырда татарның милли асыл сыйфатларыннан хезмәткә тугрылык кына түгел, бүтән хәсияти сыйфатлары да чагылыш таба: илгизәрлеге, “хәрәкәттә бәрәкәт” диюе: эз, сукмак, юл, сәфәр, сәяхәт турында күпме җыр бездә!
   
Әхлак темасын җырда, әлбәттә инде, мәхәббәттән башка күз алдына да китереп булмый. Бу үзенә бер әңгәмә темасы. Башка кыйблада да чама  мөһим булганы кебек бу бизмән мәхәббәткә карата аеруча сизгерлек сорый. Әйтик, егет йә кыз күзе төшкән мәгъшугына янына “кил” дип хәбәр салу татарда иң зур оятсызлык-әдәпсезлек тә бит, ә җырларда ...  
   
“Кил, кил, кил, үзең кил / яратам, шуны бел ...”;
”Күл буена килсәң иде, уйларымны белсәң иде...”; “Соңлама кил инде” һ.б. җырларның бик күптән кабул ителеп, хәзер дә көн саен берничә тапкыр кабатланып торуы бу теманың инде җитәрлек булуын бик ачык аңлата да бит, бернинди яңалык өстәмәгән, кирәксез кабатлаулар  көн саен штампланып тора!? Күпчелеге әдәп  кысаларыннан да чыгып китә бит: Мин сиңа гашыйк / син миңа гашыйк / яныма ашык / яныма ашык;
   
Кызлар җырлый:  Барам синең яныңа / бүләк итәрмен язларны / төрермен назларга...; Сагындым, көтәсеңме / үләм ич инде, сизәсеңме! –Ышанмасаң йөрәгемне, килче кил, тотып кара! Яныма кил, гафу үтен / мин дәшәрмен елмаеп! Ник кайтмыйсың яннарыма / сине көтәм; Күзләреңне алма күзләремнән / кулларыңны алма билемнән; Менә  иң соңгыларыннан бер-икесе: Килче кил яныма / кулыңны бир кулыма; Елмаюың миңа иде, ә кочагың кемнәргә?  Кил, кил, яныма / калыйк без мәңгегә / калыйк икәү генә (Болгар радиосы).
   
Шул көнне радио “Кил. кил... “ дип берничә җыр җырлаткач, үзе дә сизмәстән-абайламастан  “Сиңа килдем иркәм”не җырлатты. Көлеп җибәрдем: “Кил!” дип шул кадәр өзгәләнү нәтиҗәсез калмады, димәк.  Ә бит хәлләр көлеп кенә котылырлык түгел; мондый әхлаксызлыкка күпме түзәргә була!
   
Ярый әле җыр тәрбия бирә торган әхлакый кыйблаларыбыз мәхәббәт белән генә чикләнмәгән. Җырда табигать – үзе колачлы тема.  Кояш һәм айдан башлап, басу кырлар, чишмә, елга, агым су,  күл, дәрья, диңгезләр; ап-ак болытлар, җил, яшен, күк күкрәүләре, давыл, яңгыр, тамчы; кар бөртеге, җәяүле бураннар. гөрләвекләр, ташу; Тургай; Сандугач; Карлыгач; Аккошлар (ул парлы, ул парсыз, ул аларның туган якка кайту- китүләре, ул ялгызлык кичерүләре, ул пар яшәү үрнәкләре!!!); Торналар; Лачын; Ат, колыннар; Песи, этләр; Чебиләрем ...; Кара урман үзе ни тора. Алмагач, чия, шомырт, каен, балан, миләш, парлы чыршылар; тал, яшь имәннәр. сирень, эрбет, карлыган, бөрлегәннәр; җир җиләге;  яфрак, гөл, чәчәк телгә алынмаган берәр җыр бар микән! Чәчәкләре үзләре ничәме-ничә төрле: умырзаядан башлап, төнбоек, ландыш, күкчәчәк, яран, тамчыгөл, гөлбадраннарга чаклы.
   
Җырның асыл сурәте булган ел фасыллары: язы, җәе, көзе, кышы, беренче кар бөртеге, беренче язгы тамчы, шау чәчәкле алмагач, аннары болын, аннары җиләк, алма, урак өсте, көзге уйлар...Табигать кузгаткан, юмарт биргән күпме күңел дулкынын саклый җырларыбыз! Кайберләре  бай эчтәлекле – хикәя, повестьларга торырлык. “Кара урман”, “Әдрән диңгез”...  Күпме хәтирә искә төшеп, күпме сурәт күз алдына килә, бөтен язмышың-үткәнең күз алдыннан үтеп китә. Андый  җырда бер генә урынсыз сүз-фикер юк, бер генә сүз дә, көендә бер генә тон да кабатланмый... “Әрем исе, әрем тәме”; “Без югында ишек алдын баскан чирәм”; “Әти кайтып килә басудан...”;
   
Ничек инде җырда кеше үзен сурәтләмичә калсын! Әлбәттә, йөзен, күз, каш, ирен, кул, аякларын; чәчен, муенын, билен. Хәрәкәте: елмаюы, көлүе, атлавы; Кием-салымы (яулыгы, зәңгәр, ак күлмәкләре, алка, балдаклар, мәрҗән, муенсаларны әйтеп тә торасы юк. Кешенең рухи хәләте, эчке дөньясы; яшәү максаты, өмет,дәрт-дәрманы, кабыну-сүрелүе, алга омтылу, ялкынлану-сүрелү, яшисе килү, юксыну, сагыну, моңлану, аерылышу-кушылу, вәгъдә, вәгъдәдә тору-тормау, гомер кадере, бәхет, теге дөнья....
   
Яшәеш мөхите, тирә-ягы: нигез, өй эче, бусага, идән, матча, тәрәзә, мич, пәрдә, кашага; бишек, чыбылдык, бишек җыры, ак биләү; түрьяк, почмакьяк; сәке, карават; тыш, ишек алды; кое, сыерчык оясы, бакча, абзар-кура, мал-туар; ат, аның дербияләре (арба, чана, йөгән, дилбегә, кыңгырау...) Әни мине таңда уят әле...
   
Сәнгать әсәре буларак җыр рухи азыкны гына түгел (күңел, җан, бәгырь), матди ризыкны да искә төшереп тора: бал-май, икмәк, бәрәңге, бәлеш, пәрәмәч, тапкан чишмә суы,  Кыскасы, тормышның үзендә адәм баласы ни кичерә, ни белән эш итә җырда алар барысы да чагылыш тапмый калмый.  Санап чыгуы кызыклы да, тик  вакыт кына җитәрлек түгел. Әлбәттә, матди күренеш, кызыклырак, тормышчанрак  булса да, җырның сәнгати, рухый хәсият икәнен онытмаска кирәк, ул иң әүвәле хис белән бәйле.    Җыр – рухый ризык дигәндә без аның хис дөньясы белән бәйләнешен тирәнтенрәк ачарга тиешбездер. Ә бу үтә катлаулы, хәтта сер, могъҗиза белән бәйле өлкәдер. Мәхәббәт тәмам ачылып бетми торган төшенчә булган кебек җыр да күңелдә ачылып бетмәгән серләрне кузгатырга сәләтле. Җырны тыңлыйсы-ишетәсе киләсе килеп тору,  тынгы бирмәве менә шуның белән, әйтелеп бетмәгән эчке бер сере белән аңлатыладыр. Шәхсән үземә “Иртән торып юлга чыктым...”, “Капканы кемдер шакыды...”. Хәтта “Җырланмаган әле безнең җыр” эчке бер тартылу көче белән кешегә көч бирә кебек. Заманында бу хакта бер парча да язганмын икән . “Сер “ дип атала.
   
Зөлфия белән Җәвит Шакировлар  җырлый. “Көн дә төшләремә керәсең...”. Беренче тапкыр тыңлаганда ук күңелгә якын, ягымлы тәэсир иткән иде кебек. Менә әле дә “колак торды”. Аерыласы килми. Нигә шулай икән? Сәбәбен дә уйлый башлыйсың.
   
Ихластан әйткәндә, сизәм: сәбәбен эзләргә ашыкмаска кирәктер – моны күңелнең төбеннән теләмисең дә: җанга ятышлы җырның тәэсир тылсымын алай тиз генә төшенәсе дә килми, хәтта төшенүдән үзеңне тыеп та торасың кебек. 
 
Аптырарсың: күңелгә ошап бетмәгән яңа җырны тыңлаганда ни өчен ошап бетмәде, нәрсәсе җитми дигән сорауга тизрәк җавап эзлисең; бу шулай дөрестер дә, сәбәбе дәлилле, нигезле булса, радиодан еш бирә башласалар, аңа вакыт исраф итмәс, сыйфаты өчен борчылып, кәефне кырмас өчен аны тыңламау җаен табасың.
   
Ә уңай тәэсирле җырның нигә якынлыгының серен тиз генә ачасы килмәве – табигыйдер, сере ачылыр да әлеге тартымы, якынлыгы сүрелер дип шикләндерә.
   
“Көн дә төшләремә керәсең...” җырының “серен” әлләничәнче тапкыр тыңлаганда бераз ача төштем кебек: сүзләренең мәгънә төсмерен моңарчы тирәнтен уйлап җиткермәгәнмен түгелме:
              Көн дә төшләремә керәсең...
              Тирмәдән чыгасың
               Янымнан үтәсең,
               Үләннән чык коелып кала...
   
Чү, бу бит төшләргә керә торган мәхәббәт турында гына түгел икән, монда кеше дөньясы, аның  табигатьнең  үзе белән якынлыгы сурәтләнгән  түгелме? Монда әле  ачылып бетмәгән яңа бер сер ята түгелме? Карале, кабат, кабат тыңларга кирәк икән бит әле бу ягымлы җырны... 
   
Җырда моң, көйнең тоткан урыны турында җитди уйлану сорала икән. Җырда көй белән сүз нисбәте турында ни беләбез?  Чын белгечләр ни ди?  Георгий  Ибушев ярдәмгә килә. Җурналист Люция Фаршатова болай ди: Үзенең керәшеннәре хакында меңләгән риваять, истәлек сөйли ала. Тел байлыгы җитмәсә, әйтәсе фикерен җырулары белән раслый...”. Җыр нәзариясен ачар өчен тирән фәлсәфи күзәтү-нәтиҗә бит бу.
 
Моннан үзенә бер өстәмә нәтиҗә дә килеп чыга кебек: җырның асылын аңлатуны, аның көч-гайрәтен, сихри гайрәтен ачыклауны гадиләштерергә ярамый, ул үтә катлаулы күңел хәсиятен тәшкил итә. Шуңа күрә җыр турында теләсә кем тапшыру оештырмасын, җыр хуҗаларының эчке дөньясын ачарга теләсә кем алынмасын иде. Шөкер Татарстан радиосы, Тәртип радиосы, инде китерелгән мисаллардан ишетелгәнчә,  шактый бай эчтәлекле мавыктыргыч тапшырулар иҗат итте. Бирсен ходай. Җыр турында язма, тапшыруларның әһәмиятен халык бәяләп бетерми кебек. Мәсәлән, Тәртип радиосында  Наилә Яхина “Таныш моңнар” тапшыруыларыннан соңгылары Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффар ифрат та татлы ризык булып күңелгә сеңеп калды. Рәхмәт каләмдәшебезгә, рәхмәт радиоларыбызга!
 
Хәзер әңгәмәбезнең төп кыйбласы җырдан сөйләмебезне баетыр өчен анда ана телебезне ничек куллануын анализларга керешер алдыннан тәнәфес ясап алыйк. Җырның тел асылын уйланырга да укучыбызга мөмкинлек бирик.Исән-сау торыгыз!
                                                Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.
Фото: соцсети

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 25.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»