|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2021 Авыл
Халык андый бәягә алырга юләр түгел!Газета битләрендә “Почтальоннар җитешми, булганнары да китәргә җыена” дигән язма басылган иде. Анда “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецованың ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясендә шәһәрдә эшләүче почтальоннарның хезмәт хакы — 22 400 сум, авылда эшләүчеләрнеке 18 600 сум дип белдерүен язган идек. Әлеге язма уңаеннан редакциягә ике хат килде. Кызым Яшел Үзәндә хат ташучы булып эшли, 13 мең сум хезмәт хакы ала. Әле бу керемгә салынган салымны исәпләмичә! Күршем дә 20 елдан артык почтальон вазыйфасын башкарды, 5 чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп тә, 4 мең сум хезмәт хакы түләделәр. Киткәненә бер ел инде, “бүтән йөрмим” дип ташлады. Кем түләсен авыл почтальонына 18 мең сум?!
Кызым да бу эшкә бераз буш вакыт булыр дип кергән иде. Барыбер заводта эшләгән кебек иртән барып кич кайтасы түгел. Газета-журналлар гына таратасы булса, бер хәл, сумка тутырып азык-төлек сатып йөрисе! “Көне буе авыр сумка асып, билем, муеным авырта”, — дип зарлана. Әйберләрен алучы юк, чөнки халык андый бәягә алырга юләр түгел! Бәяләрен чагыштырып карадым, аларда 1,5 тапкыр кыйммәтрәк, саклану вакыты чыкканнары да бар. Халык арзанлы кибеттән ала, аның артык акчасы юк бит. Әнә шулай тилмереп йөргән почтальоннарны әле куркыныч та сагалап тора. Күптән түгел берәүләрнең бозау хәтле эте кызымның ботын тешләгән. Шуннан соң әллә ничә укол ясатырга туры килде. Хәзер коронавирустан прививка кадатырга кушалар. Кызым антитәнчекләргә анализ ясатты, алар күп, аңа вакцина кирәк тә түгел. Әмма барыбер мәҗбүри куялар!
Мәдинә ӘКРАМОВА, Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылы.
Фото arsk.online аккаунтыннан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|