|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2021 Криминал
Мәктәптә атыш әзерләүдә тоткарланган яшүсмерне психиатрия хастаханәсенә җибәргәннәр
Казан мәктәбендә атыш оештыруга әзерләнүдә шикләнелеп тоткарланган 14 яшьлек үсмерне психиатрия хастаханәсенә җибәргәннәр. Бу мәгълүмат Россия Тикшерү комитеты сайтында барлыкка килде. Җинаять эшен тикшерүне РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контрольгә алды. Ул нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә кушты.
«Тикшерү фаразы буенча, шикләнелүче Интернет аша танышкан билгесез зат күрсәтмәсе буенча, Татарстан районнарының берсендә - элек үзе укыган мәктәп укучыларына һөҗүм итәргә әзерләнгән», – диелә ведомство сайтында.
Яшүсмерне психиатрия хастаханәсенә экспертизага җибәргәннәр, дип яза Татар-информ.
Исегезгә төшерәбез, Казанда мәктәптә атуга әзерләнүдә шикләнелгән 14 яшьлек үсмерне тоткарлаганнар. Ул Дәрвишләр бистәсендә һөҗүм итәргә ниятләгән.
Фото: Тикшерү комитеты видеосыннан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|