поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • Маннур Саттаров (1020-2016) - шагыйрь
  • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
24.11.2021 Язмыш

82 яшьлек Мөкәрләмә әби: «Нинди гөнаһларым булгандыр инде…»

Әлеге әбинең бик авыр хәлдә калганлыгы хакында «Инстаграм» сәхифәсендә язылган иде. Сәхифәне алып баручы кыз аша Мөкәрләмә әбине эзләп таптык.

Ул Казанның Яңа Савин районында гомер итә. Карап торышка начар яши дип әйтеп булмый, өс-башы пөхтә. Күршеләре дә, бик якын итеп, хәлләрен белешеп тора. Әбекәйнең авыр вакыты икән. Яңа гына ирен җирләгән. Аңа кадәр ике улын югалткан булган.
 
– Нинди гөнаһларым булгандыр инде. Ике баламның берсе дә калмады, – ди ул. – Мин – Буа ягыннан. Ирем Рафаил белән матур яшәдек. Теге вирус килеп чыкмаса, әле тора иде ул. Үзе дә, ике еллап яшим әле, дип еш әйтә иде. Тик булмады. 30 ноябрьдә кырыгы була инде. Аңа кадәр мин тора алырмынмы, белмим. Югалтуны бик авыр кичерәм. Бала хәсрәтләрен ирем белән бергә күтәргәч, җиңелрәк булган икән. Ялгызым калгач,  бөтенләй бетерендем.
 
Мөкәрләмә апаның уллары фаҗигале төстә вафат була. Башта 37 яшендә олысы, аннан соң 14 елдан кечесе китеп бара. Анысына 42 яшь була.
 
– Олы киленем бер кызы белән тол калды. Башка кияүгә чыкмады, бик дус яшибез. Оныгым Люция кече улымның малайларын да тәрбияли. Кече улым үлгәч, бер ел дигәндә хатыны да вафат булды. Йөрәге күтәрә алмады. Аларның ике балалары ятим калды. Хәзер берсе 7 нче, икенчесе 9 нчы сыйныфта укыйлар. Люция апасында да торалар, миңа да киләләр. Безне бик яраталар иде. Хәзер дә, дәү әни, яши генә күр, дип торалар.
 
Соңгы арада Мөкәрләмә апаның кан басымы күтәрелә.
 
– Ул үлгәч, дөньяның асты өскә килде. Тормыш итү кыенлашты. Мин 16 400 сум пенсия алам. Шуның 8 меңе квартплатага китә. Авыруларым бик күп. 15 төрле дару эчәм. Шикәрем дә бар, онкология дә кичердем. Иремне җирләү кыйммәткә чыкты. Без аның  белән әле оныкларны аякка бастырасы бар дип яшәдек. Ике көн температурасы югары булып торды да, ирем кинәт кенә китеп тә барды. Васыяте буенча үзе кушкан зиратка җирләдек. Ә аенда бар да түләүле. Дога укыган өчен дә түләү кәгазе бирәләр. Үзләре оештыргач, читтән мулла чакырып та булмый. Көнендә түли алмадым. Җыеп куйган акчам юк иде. Хәзер бит ашларын уздырыр өчен дә акча кирәк. Кибетләрдә әйбер кыйммәт, – ди Мөкәрләмә апа.
 
Җиде туган үссәләр дә, хәзер икәү генә калганнар. Бер сеңлесе бар. Мөкәрләмә апа көндезләрен аның янына бара. Анда барганда гел юл буендагы мәчеткә кереп, балалары өчен хәер калдыра икән. Беркөнне исә, актык акчасын мәчеттә калдырып чыга да, шикәре төшеп китмәсен дип, дару эчәргә якындагы кафега керә. Андагылардан су сорый.
 
– Бик тә ашыйсым килә иде. Әмма сиздермәдем. Суымны эчеп, урамга чыктым. Бик авыр хәлдә калуыма гарьләнеп елый башладым. Шунда яныма бер кыз килде. Үзен Мәрьям дип таныштырды. Мин үз хәлемне сөйләп бирдем. Ул миңа 100 сум акча тоттырды да, телефон номерымны алып китте. Өч көннән исә миңа акча китерде. Дуслары җыешкан икән. Ул акчаның 50 меңен җирләгән өчен илтеп бирдем. Калганын аш үткәрергә дип калдырдым. Әле бит минем тагын бурычым бар. 50 мең сумнан артык акча түлисем калды, – ди ул. – Үз балаларым исән түгел. Алар бик кадерләп яшәтте безне. Автобус, трамвайларга да утырып йөрмәдек. Улларым машинадан төшермәделәр дә. Утыр, әни, утыр, әти, дип кенә тордылар. Үзем исән чакта бурычларымны түләргә иде. Кем ярдәм итәр инде миңа, дим. Кешедән оят. Кибет каршысында соранып торучыларны күргәч, бик читен була иде. Хәзер менә үзем авыр хәлдә калдым. Оныкларым бик тә уңайсызлана. Шуңа күрә фотога төшермәгез инде мине. Аллаһы Тәгалә ташламас әле. Әмма миңа дип акча биргән һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Миңа артыгы кирәкми. Бурычлардан котылырга ярдәм итсәгез иде.
 
Мөкәрләмә Шәрәфетдин кызы Зариповага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Саклык банкы картасы номеры:
 
5228 6005 4089 0433
Карта 89083316202 телефонына беркетелгән
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.11.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (911491) / 24.11.2021 22:51:26

Иң беренче, М.ру башлыкларына әйтеп китәсем килә. Фәлән кергән, укыган: шактый зур саннар. Ә фикер алышучылар кая? Элек, гөрләп тора иде М.ру. Сәбәп нәрсәдә М. руның түбән тәгәрәвенә? Йоклыйсызмы, акча җитенкерәмиме эшләргә, әллә башка сугып торалармы өлкән абзыйлар. Җавап кирәкми, бары тик, тәкъдимем бар. Акча ягы кысан булса, элекке авторитетыгызны торгыза башласагыз, һәрбер М. ру чы аз-маз акча кертергә каршы булмас иде, минемчә. Тариф буенча, шактый акча туплана алыр иде М. руны бәйсез яшәтергә
Мәкалә шактый четерекле сыман.Сыман дим,- чөнки акча теләнү белән тәмамлана. Акча теләнүче чын мохтаҗлар да, аферистлар да дөнья тулы. М. ру әфәнделәре! Сез үзегез "Кагыйдаләр белән таныш" белән танышмы соң? Таныш булсагыз, мондый реклама монда урын алмаган булыр иде. Гафу.

№1 (911488) / 24.11.2021 12:54:27

Татар халкында МөкәрРәмә исеме бар.
МөкәрЛәмә игән исемне ишеткәнем юк иде әле.
Гөлгенә, матурым, татарчасы шулай микән?
Хотя ЗАГС органнарында татар марҗушкалары ,ничек ишетәләр ,шулар язулары да ихтимал...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar