поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.11.2021 Җәмгыять

Балаларыгыз китап укырга яратамы?

Кызганычка, китап укырга яратучылар саны азая бара. Хәзер китап уку түгел, озын видеоязма да карамый башлады халык. Үземнең блог буенча күреп торам - текстны язасың-язасың, ләкин яхшы фотография яки видео урнаштырмасаң, ачып караучы сирәк. Ә бит матур әдәбият укымаган бала дөньяны, тирән мәхәббәт хисләрен, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр палитрасын белә алмый.

Бигрәк тә туган телендә китап уку, шигырь сөйләү, сөйләшү культурасын балачактан тәрбияләргә кирәк. Ә бүгенге көндә бу күпкә катлаулырак. Әле 90нчы елларда гына баланы йоклатыр өчен әти-әнисе китап укыган булса, бүген мультфильм куялар да, үз гаджетына кереп чумалар.

Әйе, интернетның балалар өчен зыянлы булуы турында күп сөйлибез. Ләкин файдалы яклары да шактый күп, коронавирус сәбәпле дистанцион укулар, конкурслар, видеодәресләр үткәрелә башлады. Андый эш Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә дә даими алып барыла. Менә көзге каникуллар да юкка үтмәде, укытучылар Айгөл Хәкимова, Рәхимә Хәйрова, Радмила Дёминова, Рәмзия Зарипова, Галия Тупасова, Роза Биктимирова, Рәмзия Лазюк, Гөлфия Глушкова һәм Румия Исмәгыйлева дистанцион рәвештә «Каникуллар китап белән» акциясен үткәрделәр. Аны балаларның әти-әниләре дә хуплап каршы алдылар. Акциядә башлангыч сыйныфларда укучы 42 укучы катнашты. Кемдер шигырьләр, кемдер прозаны сайлады, кайберләре хәтта энциклопедия дә укыдылар. Барысы да зачетка китте. Әмма акциянең мәгънәсе татар телендә китап укуда гына түгел иде, баланы уйлануга этәрү, нәтиҗә ясарга өйрәтү мөһимлеге ассызыкланды.

Акциядә катнашучыларның күбесе Габдулла Тукай әсәрләрен сайлаганнар, ахырда һәрберсе зур булмаган эссе язганнар, кемдер хәтта видео да яздырып җибәргән. Без аларны Инстаграм-каналының agliulin63berdemlek битенә урнаштырдык. Карагыз һәм үзегезнең балаларны да китап укырга өйрәтегез.
 
Тәнзилә ӘҺЛИУЛИНА.
 
РӘСЕМДӘ: 4нче сыйныф укучысы Камилә Арсланова.

---
Бердәмлек
№ --- | 24.11.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»