поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.11.2021 Җәмгыять

Игелеклелек орлыклары җимеш бирер

Минем балачагым 1960 - 1970 елларга туры килде. Салам башлы өйләр, юллар юк, су кермәгән, телевизор турында күбебез ишетеп кенә белә. Авылның иң зур байлыгы - балалар иде. Һәр гаиләдә диярлек өчәр - бишәр бала ул елларда гадәти күренеш иде. Әти-әниләр дә, мәктәп тә безне балачактан ярдәмчел, эш сөючән итеп тәрбияләделәр. Шуңа күрә мәктәпләрдә оештырылган тимурчылар командасына без бик теләп языла идек.

Авылда картлар да күп иде. Без аларга чишмәдән су китерәбез, кышын кар чистартабыз, утын кисәбез... Әби-бабайлар безне шатланып каршы алалар, эш бетүгә кайнар чәй салып бирәләр, коймак белән сыйлыйлар. Шәйхулла бабай, Гөлмиҗан әби, Әсма әбиләр әле дә исемдә. Урыннары оҗмах түрендә булсын!
 
Чишмәләр чистартуда да, макулатура җыюда да без алдынгылар булдык. Җәен көтүдән кайткан терлекләрне каршы алышырга дисеңме, сыер савырга дисеңме - без һәрвакыт әзер. Бу безне бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәргә, бәладә ташламаска, кеше кайгысын уртаклашырга өйрәтте. Күңелләргә бала чакта чәчелгән игелек орлыгын гомер буе кадерләп үстерәбез.
 
Ә хәзерге дөньяда барысы да башкача шул. Кешеләр бер-берсе белән бик аз аралаша: балаларны мәктәпкә машина белән генә йөртәләр, асфальт юллар салынган, һәр йортка су, газ кергән, ә ялгыз картларга социаль хезмәткәрләр булыша. Барысы да шәп! Әмма балаларыбыз кем булып үсәр? Бу сорау миңа тынгы бирми. Хәзерге мәктәпләргә «балаларны эшләтергә ярамый» дигән фәрман бирелгән. Алай булгач, яшьләрне кешелекле, ярдәмчел, эш сөючән итеп ничек тәрбияләргә соң?
 
Мин җитәкләгән «Әлифба» музее тирәсенә чәчәкләр утыртырга авылыбыз мәктәбендә инглиз телен укытучы Елена Шәһидулла кызы Сәйдәшева ел саен килә. Быел ул үзе белән бер төркем укучы кызлар да алып килгән иде. Кызларның тырышып эшләгәннәрен күреп, бәлки тимурчылар хәрәкәте эшчәнлеген яңартырга кирәктер дип уйлап куйдым. Мәктәп балалары башкарырлык эшләр бик күп бит, ә дуслары, сыйныфташлары белән бергәләп башкарган игелекле гамәлләрне алар үсеп җиткәч тә искә алачаклар, минемчә. Үз балаларына да өйрәтәчәкләр, сагынып сөйләргә матур хатирәләр булыр, киләчәк яшьләре дә үз балаларын яхшылыкка үз үрнәкләрендә өйрәтә алырлар. Игелеклелек орлыклары чәчәк атарга, җимеш бирергә тиеш.
 
Нурания АБЗАЛОВА,
 
Рус Байтуганы авылы,
 
Камышлы районы.
 
("Социальная газета")

---
Бердәмлек
№ --- | 23.11.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»