|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2021 Криминал
Әлмәттә ир аз хезмәт хакы алуы турындагы шелтә аркасында хатынын үтергәнТикшеренүчеләр мәгълүматына караганда, бу хәл 23 октябрьдә Әлмәттә булган. 46 яшьлек ир-ат өендә эчкән булган һәм хатыны аны аз акча эшләвендә шелтәли башлаган. Низаг вакытында ир-ат хатынының күкрәгенә һәм корсагына берничә тапкыр суккан. Хатыны икенче көнне вафат булган. Экспертиза нәтиҗәсендә, хатынының үлем сәбәбе – эчке органнарының җәрәхәтләнүе, дип яза Татар-информ.
«Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ир-ат үзенең җинаятькә катнашы булуын таныды, тиздән аңа чик кую чарасын билгеләячәкләр. Эшне тикшерү дәвам итә», — диде Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|