поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2021 Җәмгыять

«Үз малаем булса да күрә алмыйм. Бүген үк куып чыгарыр идем...»

Хөрмәтле редакция, бу хатымны гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен язам.

Узган атнада Диләрә (исемнәрне үзгәртеп бирәм) елап шалтырата. Без аның белән күрше подъездларда яшәдек. Балачактан бергә уйнап үстек, бергә укыдык. “Кредит алырга булыш әле, акчам җитеп бетми, теге хайванга берәр бүлмә алып булмасмы”, - ди. Хайван дигәне ике ел элек армиядә хезмәт итеп кайткан улы Динар.
 
Кайтканны бирле беркайда да эшләгәне юк. Кызлар белән дә йөрми. Төне буе компьютерда уйный, көне буе йоклый. Ә Диләрәнең аннан кала тагын өч баласы бар. Ире үлгәндә төпчеге тумаган иде әле. Әтиләре үлгәч, балаларга пособие бик аз чыккан, чөнки үлгән вакытта исерек булган икән. Диләрә үзе дә зур хезмәт хакына эшләмәде, бала акчасы зур түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, ул бик тырыш хатын. Балалары һәрвакыт чиста, пөхтә итеп киендерелгән. Кайчан килсәң дә, ул нәрсәдер пешерә торган була.
 
“Кечкенәләренә дип пешереп куям да, без йоклаганда торып, ашап бетерә. Туйдым шуннан. Үз малаем булса да күрә алмыйм. Көн саен талаш. Сүз әйтеп булмый. Эшкә дә керергә җыенмый. Балаларны да карашмый. Долясы булмаса, бүген үк куып чыгарыр идем”.
Доля дигәч, кылт итеп бер вакыйга искә төште. Диләрәне әнисе Зәмирә апа бер ялгызы үстерде. Алар без яшәгән йортка күченгән вакытта мин  кечкенә идем әле.
 
Шулай да әни белән Зәмирә апа тиз арада дуслашып киттеләр. Зәмирә апа көн-төн өчәр эштә эшләде. Диләрәне иркәләп кенә үстерде. Иреннән уңмагач, бер уңмаган, гомер булмаган, дип бүтән кияүгә дә чыкмады. Диләрә бик чытлык иде. Чибәр булгач аңа гел егетләр бәйләнде. Үзе дә бәйрәмнәр ярата иде. Мине әти-әни теләсә кая җибәрми иде. Ә Диләрә Зәмирә апаны тыңламый иде. Һәрчак үзе дигәнчә эшләде. Мәктәпне бетергәч, икебез дә техникумга укырга кердек. Ләкин ул укып бетерә алмады. Йөккә узып, бала тапты. Әти буласы кешенең кем икәнен белми дә калдык. Зәмирә апаның ул чакта елаганнары... Шулай итеп Динар туды. Динарны Зәмирә апа үстерде, дисәң дә ялгыш булмас. Диләрә кич йөрүләрен дәвам итте. Ни укымады, ни эшкә урнашмады. Приватизация чоры башланды.
 
Шул чакта Диләрә дә, Динар да Зәмирә апаның эштән бирелгән фатирында долялы булып куйдылар. Зәмирә апаның әнигә сөйләгәнен хәтерлим әле: “Бөтенесен асрап ятам. Сүз әйтер хәл юк, минем бу йортта долям бар, дип кенә җибәрә. Куып та чыгара алмыйм”, - дия иде. Ләкин картаймыш көнендә үзен нәрсә көтәсен алдан чамалап, Зәмирә апа фатирны бүлешеп, ничек тә үзенә аерым торак булдырырга карады. Кредитка батып, йорт саен әҗәткә акча җыеп, үзләре яшәгән ике бүлмәле фатирны сатып, Диләрә белән Дамирга икенче подъезддан бер бүлмәлене алды. Ә үзе тулай торакка чыгып китте. Ачлы-туклы бурыч түләп, акча җыеп, үзенә дә яхшырак фатир алуга иреште. Динар армиядән кайткач Диләрәнең аны Зәмирә апада гына яшәтәсе килгән иде дә. Зәмирә апа да усал булды бу юлы: “Долясы бар, үз өендә яшәсен!” – диде. Ана белән кыз шуннан бирле аралашмыйлар, дип беләм.
 
Үләр алдыннан Диләрәнең ире бик нык эчүгә сабышкан. Акча алып кайтмый башлаган. Куркытам дип, Диләрә аерылышырга булган. Законлы аерылышсалар да, бергә яшәүләрен дәвам иткәннәр. Ире аякларына егылып, ташлама, дип ялынган. Ул чакта алар каенана-каената йортында яшәде. Өч бүлмәле фатирда. Аның биштән бер өлеше генә иренеке булган. Законлы ир белән хатын булмагач, ире үлгәч Диләрәгә берни дә чыкмады. Ыжгырып торган каенана да, каената да артык иркәләп тормаган боларны. Шуңа Диләрә үз фатирына кайтып яши башлады...
 
– Бүлмә алып бирәм дигәнгә дә риза түгел әле ул, ошамаса үзең чыгып кит, ди. Туйдым мин мондый тормыштан, – ди Диләрә. – Ничек тә долядан чыгарырга иде. Ничек кенә күндерим дә, ничек кенә башкарып чыгыйм икән...
“Ал әле син бүлмә, ал, соңыннан күз күрер”, – дип киңәш бирүдән башкасын әйтә алмадым мин аңа. Җыеп куйган 200 мең сум акчаны бурычка биреп торырга вәгъдә иттем.
 
“Язмышым язмыш төсле булмагач”, - дип сукранган Диләрәгә ничек кенә каршы әйтәсем килсә дә, дәшмәдем, күп очракта язмышка үзебезнең дә сәбәпче булуына тагын бер кат инандым...
 
Исеме редакция өчен генә
фото: https://pixabay.com
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»