|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2021 Хәвеф-хәтәр
Аталы-уллы янып үлгәннәр22 ноябрь төнендә Стәрлетамакта бер йортта янгын чыккан. МЧС мәгълүматлары буенча, йортта биш кешедән торган гаилә яшәгән. Янгын чыккан вакытта өйдә дүрт кеше - әтиләре һәм өч бала булган. 14 яшьлек кыз янган йорттан 12 яшьлек энесен чыгара, тик анысы кире әйләнеп керә һәм башкача чыкмый. Кызның сүзләренә караганда, өйдә әтисе һәм бәләкәй энесе булган. Әнисе һәлакәт вакытында төнге сменада пыяла заводында эшләгән.
Соңрак күршеләре кызның ярдәмгә чакыруын ишетә. Ир стена буйлап үрмәләп менеп, мансардада калган биш яшьлек малайны алып чыга.
Коткаручылар янгыннан соң анда ирнең һәм улының гәүдәләрен тапкан.
Тикшерү бара.
Фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|