поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.11.2021 Язмыш

"Мин больницада чакта На­стя өйгә хуҗа булып өл­гер­гән" (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Үткән гасырның туксанынчы еллары азагында тыныч кына яшәп яткан гаиләбез­дә бөтен нәрсәнең асты-өскә килә баш­лады. Башта ирем кинәт үлеп китте. Теге җирем, бу җирем авырта дип зарланып та йөрмәде, югыйсә. Хәле кисәк начарлангач, ашы­гыч ярдәм ча­кырт­­тык. Алар килеп укол кадауга, ирем җан бирде. Врачлар үзләре “йөрәктән” дисә­ләр, сүзләренә бик ыша­нып җитмәдем...

Улымның гаиләсе дә безнең белән яши, оны­гыбыз бар иде. Күп тә үтмәде, киленем аяк авырта дип зарлана баш­лады. Әллә нинди майлар сөртеп, эшкә йөри бирде үзе: ательеда заказлары күп, ә килен бик оста тегүче иде. Шулкадәр сабыр иде ул, авыртуга озак түзеп, үтәр әле дип йөрде. Мин үгетли торгач, участок врачына китте. Аннан хирургка җибәрделәр. Соңыннан яман шеш икәне ачыкланды. Дәваланып та карады, файдасы булмады. Әкрен генә сүнде гөлкәем (мин аңа шулай эндәшә идем). Бик ягымлы иде киленем. Оны­гыбызга ул вакытта 5 яшь иде. Улым: “Әни, бү­тән өйләнмим, калган гомеремне сиңа, кызыма ярдәм итеп үткә­рер­мен”, — диде. Оны­гым, әнисен яхшы хәтерләсә дә, миңа ияләшеп китте. Бергә кочаклашып йоклыйбыз, бөтен җиргә миңа ияреп йөри. Әле 50 яшь тә тул­магач, яшь тә кү­ренгәч, күп­ләр оны­гымны үземнең бала дип уйлый. Шулай ун ел гомер үтеп тә китте.

Беркөнне улым бер хатын белән кайтып керде. “Әни, мин өйләнергә булдым бит әле”, — дип һушсыз калдырды. “Нишләдең син?” — дип йодрык белән ташлана алмыйм бит инде! Яңа киленнең үзен дә, исемен дә яратмадым. Эльвира оныгым бөтенләй тораташтай катып калды. Ашамас, йокламас булды. Аны җайлап-көйләп үгетләп, көчкә рәткә китердем. “Настяга әни дип әйтмәсәң дә була”, — дидем. Равия киленемне сагынып-уйлап төнне елап чыктым. Беренче киленем бик уңган иде шул. Мәҗлесләрдә ул пешергән гөбәдияләрне мактап туялмыйлар иде. Ә монысы... Токмач та кисә белми, өйрәнергә дә теләми.

Беркөнне Настя үгет­ли-үгетли мине кибеткә алып китте. Аягым тартмаса да, каршы килергә яхшысынмадым. Шулай барабыз икәү дәшмичә генә, кинәт нәрсәгәдер абынып киттем. Карыйм: җирдә сәгать ята, бе­ләзеге дә бар. Настя да күрде моны. Әлләни аптырамады. “Алы­гыз”, — диде. Ул миңа “сез” дип эндәшә иде. “Эльвирага бирермен”, — дип уйлап, сәгатьне иелеп алдым.
 
Тик оныгым алмады миннән аны: “Сәгать такмыйм”, — диде. Күп тә үтми авырый баш­ладым. Бер күкрәгемдә шеш таптылар. “Оныгым хакына исән калдыр, Раббым”, — дип ялвардым. Операция уңышлы узды, Аллаһка шө­кер, исән калдым.
 
Мин больницада чакта На­стя өйгә хуҗа булып өл­гер­гән. Эльвираның бүлмәсен бушатып, минем янга күчергәннәр. Әллә бөтенләй кайтмый дип уйлаганнар инде... Имеш, бәби алып кайтачак­лар. Шуңа кадәр ремонт яса­рга икән исәп­ләре. Берничә айдан икенче оны­гым, Эльвираның энесе туды. Минем белән ки­ңә­шеп тә тормыйча, Артем дип исем куштылар. Ул балага бер яшь тулган көннәрдә улым үлеп китте. Нәкъ әтисе төсле, кинәт кенә.
 
Менә шуннан соң баш­лан­ды... Настя баланы бөтенләй карамый, өйдән чыга да ки­тә. Берәр нәрсә әйтә баш­ла­саң: “Миндә депрессия”, — дип акыра. Әй гарьләнәм аның тавыш күтәрүеннән, ләкин берни эшли алмыйбыз — яклаучыбыз юк. Бервакыт шулай нәрсә эшләп була соң дип уйланып ятканнан соң йоклап киткәнмен. Төштә, елый-елый, бер карчыктан: “Нишләп бу хәлләргә калдык?” — дип сорыйм икән. “Беләзек гаепле”, — диде әби.
 
Бу төш турында күп уйлап йөрдем. Әби­ләр­нең көмеш беләзекләре бар иде, әмма минеке юк лабаса. Беркадәр вакыттан соң башыма барып җитте: сәгатем беләзекле бит. Соңгы вакытта күргән кайгыларым шуннанмы әллә?
 
Йортыбыз янында тирән чокыр казып, торбалар алыштыралар иде. Шунда тотып бәрдем теге сәгатьне.
 
Берничә айдан Настя өйдән бөтенләй чыгып китте. “Мин әле яшь, акча җибәреп торырмын, Артемны кара”, — диде, әйберләрен җыйганда.
 
Ул бала быел икенче клас­ста укый. Мин аңа Айрат дип эндәшәм, мәктәптә дә шулай диләр. Әнисе шул китүеннән юкка чыкты. Бер тиен акча җибәрмәде. Ә теге төш рас кердеме, әйтә алмыйм.
 
Рабига. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.11.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»