|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2021 Фаҗига
Фаҗигале үлгән Айдар Якуповны алып кайту өчен акча җыялар: "Алар беренче ярдәмне күрсәтте, әмма..."Айдар Якуповны күпләр «Сәләт» хәрәкәте җитәкчеләренең буларак белә. Аның үлеме турында Айдарның дусты Тимур Назаров инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. Ул Айдарның гәүдәсен Россиягә алып кайту өчен акча җыюны оештырган. "Бу хәл 19 ноябрьдә, Газипаш аэропортыннан ерак түгел җирдә булды. Көчле дулкыннар аны алып китте, үз көчебез белән коткара алмадык. 25-30 минуттан бер балыкчы аның янына йөзеп барды һәм ярдәм күрсәтергә килеп җиткән катерга алып чыкты. Аны шунда ук якындагы пристаньга алып киттеләр. Анда ашыгыч ярдәм экипажы көтеп тора иде. Алар беренче ярдәмне күрсәтте, әмма...
Кичә көне буе полициядә һәм хастаханәдә булдык. Казанда исә аның документларын һәм киемнәрен алу өчен туганыннан ышаныч кәгазе яздырып, аны Төркиягә җибәрделәр. Без ышаныч кәгазен төрекчәгә тәрҗемә итеп, нотариуста раслаттык. Айдарны Россиягә кайтару белән шөгыльләнә торган компанияне таптык. Бу тиз эшләнә торган процесс түгел, әмма без аны тизләтү өчен барысын да эшләячәкбез. Дүшәмбе экспертизаны Анталия хастаханәсеннән алачакбыз һәм документларны әзерләячәкбез. Чәршәмбе Айдарны алып кайтып булыр дип өметләнәбез. Акча җыюны оештырдык. Барлык акча гәүдәсен алып кайтуга һәм җирләүгә китәчәк. Кемнедер коткарганда баткан дигән мәгълүмат барлыкка килде. Бу алай түгел, тик ул безнең өчен герой булып кала" лип язган Тимур Назаров.
--- |
Иң күп укылган
|