|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2021 Милләт
Иртәгә петербурглылар өченче тапкыр татар медиафорумы оештыра21 ноябрь көнне өченче тапкыр «Медиатрендлар һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары» дип аталучы татар медиафорумы узачак. Быел татар медиа җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерү максаты белән уздырылучы әлеге чарада, шәхси татар платформаларына ничек үсәргә дигән сорауга җавап эзләнәчәк. Әйтергә кирәк, әлеге форум медиабазарның алдагы нәтиҗәле үсешенә һәм журналистларның һөнәри дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, чарада журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, туган якны өйрәнүчеләр, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре очрашыр дип көтелә. Форум Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге, Piter.tatar. порталы, Санкт-Петербург татар журналистлары клубы, "Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырыла.
--- |
Иң күп укылган
|