|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2021 Фаҗига
"Табиблар хастаханәдә яшәде һәм аның яныннан китеп тормады диярлек": студент кызны коткарып булмадыКазанда метанол белән агуланган студент кыз хастаханәдә вафат булган. «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы шул хакта хәбәр итте. Кыз бик авыр хәлдә була, ул комада ята. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә, кызганычка каршы, аны коткара алмыйлар. Ул бүген иртән үлгән.
«Кызганычка каршы, бер пациентны коткарып булмады, табиблар тырышлыгына карамастан, ул үлде. Табиблар бу көннәрдә хастаханәдә яшәде һәм аның яныннан китеп тормады диярлек», — диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Узган сишәмбедә Казанда 13 студент метанол белән агуланып, хастаханәгә эләгә. Яшьләр туган көн бәйрәм иткәч, шундый хәл килеп чыга, дип хәбәр иткән идек.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|