поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.11.2021 Дин

“Күз тию дөяне дә үтерә...”

Күз тию турында Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләрендә болай диелә: “Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”. Бу сүзләрдән күз тиюнең нинди җитди нәрсә икәнен аңларга була. Күз тию дигән нәрсә күп халыкларда, күп диннәрдә бар. Шул исәптән Ислам динендә дә күз тию дигән төшенчә бар.

Күз тию күренеше белән тормышыбызда һәммәбезгә дә азмы-күпме очрашырга туры килгәндер, мөгаен. Адәм баласына күз сабый чагыннан алып картайганчыга кадәр тияргә мөмкин. Күз тию очраклары белән хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә (с.г.в.) очрашкан: ул кешеләрне Ислам диненә чакырып, бердәнбер Аллаһыга ышанырга өндәп йөргәндә дошманнары аңа күз тидереп комачауларга тырышкан. Дошманнарыннан шул рәвешле зарар күреп, интегеп йөргән вакытта Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә сөекле Расүле Мөхәммәдкә ике аять җибәрә. Алар “Каләм” сүрәсенә кертелгән 51-52нче аятьләр: “Вә иййәкәәдүл-ләзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би-әбсаариһим лләммәә сәмигуз-зикра вә йәкуулүүнә иннәһү ләмәҗнүүн. Вә мәә һүә илләә зикрүл-лил-гааләмиин” (Тәрҗемәсе: “Һичшиксез, кяферләр зикерне ишеткән вакытларында күзләре белән сине (урыныңнан) тайдырырга әзерләр, һәм алар (Коръәндә булган гыйлемнәрне аңламаганнары өчен, синең хакта бер карарга килә алмыйча): “Һичшиксез, ул бит – тиле кеше!” – дип әйтәләр. Хәлбуки, ул (Коръән) – бөтен галәмнәр өчен (Аллаһы Тәгаләдән) бер үгет”. Пәйгамбәребез шул аятьләрне укып күз тиюдән сакланган. Бу аятьләр яман күздән саклану чарасы буларак укыла.
 
Ә күз инде тигән очракта нишләргә? Әгәр дә кеше даими рәвештә югарыда әйтелгән аятьләрне кабатлап йөрми һәм күз тиюдән үзен сакламый икән, аңа иртәме-соңмы күз тию ихтималы бар. Мондый очракта да андый мөселманнар махсус дога укып шифалана ала. Бу дога - хәдис һәм ул түбәндәгечә укыла: “Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ”. Әлеге хәдистә “Аллаһы Тәгаләгә аның тулы сүзләре белән һәрбер шайтаннан, бозыктан һәм күз тиюдән сыенам”, - диелә.
 
Күз тигән вакытта Коръән аятьләрен укып кеше үз-үзен өшкерә ала. Бу түбәндәге тәртип буенча башкарыла: үзләрен өшкерү максатыннан мөселманнар, беренчедән, “Бисмиллаһ” әйтеп тәһарәт ала. Икенчедән, ике рәкагәть нәфел намазы укый. Өченчедән исә, дога кылгандагы кебек кулларын күтәреп тиешле аятьләрне укыганнан соң, уч төпләренә өч тапкыр өрә һәм шул куллары белән баш очыннан алып аяк очларына кадәр бөтен тәнен сыпырып чыга. Болай уку һәм сыпыруны рәттән өч тапкыр эшләргә кирәк. Әлеге доганы ятларга авырсынганнар өчен барыбызга да таныш “Әл-Ихләс”, “Әл-Фәләкъ”, “Ән-Нәс” сүрәләрен укып үзеңне өшкерсәң дә яхшы санала. Шулай эшләгәндә күз тиюдән котылып була. Әйтергә кирәк, бу аятьләрнең күбесен мөселманнар намазда укый. Димәк, иманлы кеше көненә биш тапкыр үзен өшкерә дигән сүз. Намаз укый белмәүчеләргә күз тиюдән котылуның тагын бер ысулы бар. Әлеге аятьләрне су яисә ризыкка укып, шуларны ашарга-эчәргә мөмкин.
 
Күз тиюдән котылуның тагын бер юлына тукталыйк. Без еш кына кешенең матурлыгына сокланып карарга яратабыз һәм үзебез дә теләмәстән шул рәвешле кешегә күз тидерәбез. Бу аеруча сабыйларга караучыларга хас. Нарасыйларны күз тимәслек итеп карарга теләсәк, бала янына килгәч, аның тирәсенә бераз төкереп “Сөбеханалла – мәшалла” дип әйтергә кирәк. Әгәр кеше үзенең күзе катылыгын белә торып (бу аңа Алла тарафыннан сынау буларак та бирелергә мөмкин), берәр кешегә сокланып карый һәм, теләмәсә дә, күз тидергәнен аңлый икән, су алып, йөзен һәм кулларын юып, шул суны күз тидергән кешегә дә юынырга бирсә, теге бәндәнең күз тиюе китәчәк икән, дип яза “Иман нуры”.
Фото: pixabay.com.

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»