поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.11.2021 Фаҗига

Моннан 8 ел элек Казанда булган Boeing авиаһәлакәтендә кем гаепле?

Казанда 2013 елның 17 ноябрендә Boeing 737 самолеты һәлакәтендә кемнәр гаепле булып танылды?

Казанда Boeing 737 авиаһәлакәтеннән бирле инде 8 ел узды. Ул кичне, 2013 елның 17 ноябрендә, Татарстан башкаласында 19.24 сәгатьтә бомба шартлавына охшаш тавыш яңгырады. Нәкъ шул вакытта, Казан аэропорты янында, бортында 50 кеше булган Татарстан авиакомпаниясенең Boeing 737 җиргә очып төште. Беркем дә исән кала алмады.
 
Вафат булучылар арасында Татарстан президенты улы һәм ФСБ башлыгы бар иде.
 
Мәскәү, Домодедово аэропорты, башкала вакыты буенча 18.25. «Татарстан» авиакомпаниясе самолеты һавага күтәрелде һәм Казанга юл алды. Очу вакыты якынча бер сәгать иде. Бортта 44 пассажир, алар арасында Татарстан Президентының улы Ирек Миңнеханов һәм республиканың ФСБ башлыгы Александр Антонов, һәм 6 экипаж әгъзасы.
 
Һава судносы командиры - 47 яшьлек Рөстәм Салихов. «Татарстан» авиакомпаниясендә 1992 елдан бирле эшләгән. Штурман сыйфатында Ан-24, Ан-26, Ту-134, Ту-154 һәм Ил-86 самолетлары белән идарә иткән. 2008 елда пилот вазифасына яңадан әзерлек уза, Ан-2 һәм "Пайпер М" самолетлары белән идарә итә. Boeing 737 командиры вазифасында - 2013 елның 14 мартыннан (моңа кадәр 2010 елның 15 мартыннан алып аның белән икенче пилот сыйфатында идарә иткән). 2784 сәгать очышта булган, шуның 2509ы Boeing 737да.
 
Икенче пилот - 47 яшьлек Виктор Гуцул. «Татарстан» авиакомпаниясендә 5 ел (2008 елдан башлап) хезмәт куйган. Як-42 белән (бортмеханик сыйфатында), NG4 һәм Diamond DA42 самолетлары белән идарә иткән. 2011 елның 17 гыйнварыннан Boeing 737дә икенче пилот вазифасында эшләгән. 2093 сәгать очкан, шуларның 1943е Boeing 737дә.
 
Очу штат режимында узган. Әмма Казан аэропортына якынлашканда диспетчер экипажга трассаның күчәреннән якынча 4 километр читкә тайпылуы турында хәбәр иткән. Экипаждан курсны төзәтүгә һәм шулай ук диспетчердан тәкъдимнәр килмәгән.
Самолетны дөрес юнәлешкә кайтарырга туры килә. Лайнерны очып китү-утыру полосасына кире кайтара алалар. Ләкин җирдән югарылык тиешле дәрәҗәдә булмый. Пилотлар икенче түгәрәккә китәргә карар кабул итә.
 
Мондый ялкынны беркемнең дә күргәне булмаган
"Боинг" пассажирларын каршы алырга килгән туганнары һәм дуслары самолетның утыруы турында белдерү көтә. Лайнерның икенче түгәрәккә китүе турында алар белми. Расписание буенча һава судносы Казанда 19.30 да төшәргә тиеш булган. Моңа кадәр алты минут элек көчле гөрелдәү яңгырый, аэропортның стеналары һәм пыялалары тетрәнә, якындагы территорияне ут каплап ала.
"Әйтерсең лә, ракета күтәрелгән яки шартлаган. Чыннан да куркыныч иде. Һәлакәт аэропорт районында булды. Самолет егылып төшкән дигән уй сызылып китте", - дип уртаклашты истәлекләре белән Столбищи поселогында яшәүче ир.
«Татарстан» авиакомпаниясенең Boeing 737 самолеты очып китү-утыру полосасы янында 19.24 сәгатьтә җиргә килеп төшә. Бәрелүдән самолет тулысынча җимерелә. Лайнерның кисәкләре яна башлый. Пассажирларның берәрсе исән калган дигән өмет бөтенләй юк иде.
Самолет ут эчендә кала.
 
Самолет 23 ел хезмәт иткән
Һәлакәткә юлыккан самолет беренче тапкыр 1990 елның 18 июнендә һавага күтәрелә. "Татарстан" авиакомпаниясе аны 2008 елның декабрендә Ansett Worldwide Aviation Services фирмасының грек бүлекчәсеннән лизингка ала. Моңа кадәр Boeing Франция, Уганда, Бразилия, Румыния һәм Болгариянең төрле авиакомпанияләрендә хезмәт куйган.
Росавиация һава транспортының Идел буе төбәкара территориаль идарәсе мәгълүматлары буенча, самолет 51 мең 547 сәгать 25 минут очкан, 36 595 утырту башкарган.
 
Очышның соңгы минутлары
Икенче әйләнешкә кергәндә ике автопилотның берсе автомат рәвештә сүндерелгән. Пилотлар, асылда, моны сизмәгәннәр. Лайнер биеклеккә күтәрелә башлый.
Штурвал самолёты белән идарә итү буенча икенче түгәрәккә киткән вакыттан алып КВС та, икенче пилот та эшләмәгән.
Самолет 700 метр биеклеккә күтәрелгән, гәрчә икенче түгәрәккә киткәндә борылыш өчен 500 метр биеклек тәкшил итәргә тиеш. Пилотлар биеклеккә күтәрелүдән туктыйлар һәм самолетны утыртуга керешәләр, ләкин самолет бик тиз арада аска төшә башлый. 20 секундтан соң "Боинг" җиргә килеп төшә.
 
Һәлакәтне тикшерү барышы
Фаҗигане тикшерү белән Халыкара авиация комитеты шөгыльләнде. Самолет һәлакәткә юлыкканнан соң ике ел узгач, фаҗиганең рәсми сәбәбен халыкка җиткерделәр. Төп сәбәп экипажның әзер булмавы дип аталган. Экипажның әзер булмавыннан тыш, "Боинг" җимерелүенең сәбәпләре арасында самолетның техник җитешсезлекләре булуы да ачыклана.
 
Һава судносы командиры ялган документлар белән эшләгән
Халыкара комиссия хисабы нигезендә, самолет икенче түгәрәккә киткәндә автопилот сүнгән, ә экипаж моны белмәгән. Ә бу исә самолетның "борыны белән өскә күтәрелүенә" китергән.
Тикшерү Рөстәм Салихов һәм Виктор Гуцулның коммерция авиациясе пилотлары сертификатларының законсыз алуын ачыклаган. Аерым алганда, Салихов пилотка укымаган, һәм Һава транспортының Татарстан төбәкара территориаль идарәсе аңа пилот таныклыгын бирү хокукына ия булмаган. 2014 елның 31 мартында бу идарә ачыкланган хокук бозуларга бәйле рәвештә таркатылган.
 
Кем гаепле?
 
2019 елның 14 ноябрендә РФ Тикшерү комитеты МАК комиссиясе нәтиҗәләренә карап, һава судносы командиры Рөстәм Салиховның һәм икенче пилот Виктор Гуцулның хаталы гамәлләре аркасында һәлакәт килеп чыгуын раслый.
Салихов белән Гуцулга карата җинаять эше аларның үлеме белән бәйле рәвештә туктатылды.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 19.11.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»