|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2021 Җәмгыять
Күгәрченне коткарыр өчен урамны япканнарКөньяк Уэльсның янгын-коткару хезмәтенә банк бинасы түбәсендәге челтәргә күгәрчен кереп кысылган һәм чыга алмый дигән хәбәр килә. Вакыйга урынына юлланучы экипаж җәнлекләр белән эшләүче белгечне дә ияртә. Банк бинасы янына килеп туктагач, янгын сүндерүчеләр урамдагы хәрәкәтне туктатып, коткару операциясен башлый. Бу хәл 200ләп узгынчы игътибарын җәлеп итә. Алар, кысылган күгәрченне жәлләп, коткаручылар гамәлләрен игътибар белән күзәтеп торган. Кошны азат иткәч, аста җыелган халык шатлыгыннан кычкырып җибәргән. Күгәрченне карагач, аны иреккә җибәргәннәр, һәм ул ояда көтеп торган ана-күгәрчен янына ашыккан.
Фото: пиксабай
Чыганак: lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|