|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2010 Сәясәт
Тумыштан ук зәгыйфь идеХөрмәтле Дмитрий Анатольевич! Сезнең интернет-блогта “Демократиябез камил түгел, без моны яхшы аңлыйбыз. Ләкин без алга таба хәрәкәт итәбез” дигән мөрәҗәгатегез белән таныштым әле. Ул миңа бик кызыклы булып тоелды. Гомумән алганда, сезнең күпчелек чыгышларыгызны мин “әйе! әйе!” яки “шулай шул!” яки “чыннан да, дөрес!” дип карыйм, тыңлыйм, укыйм, тәэсирләнәм, илһамланам. Мин гомумән матур әдәбиятны укырга, нәфис фильмнар карарга яратам. Ләкин яшәргә дә кирәк бит әле. Ә без яши торган чынбарлык, Президент әфәнде, шактый кырыс ул. Видеомөрәҗәгатегездә, без партияләр өчен фәлән-фәлән эшлибез, сәяси көндәшлек өчен шартлар тудырырга тырышабыз, дип сөйләдегез. Гафу итегез, нинди сәяси партияләр турында сүз бара? Минем уйлавымча, сәяси партия ул – бер фикергә ия булучыларның, үзләренең теләк-омтылышларын чынбарлыкка ашыру максатыннан, хакимияткә омтылган кешеләр төркеме. Коммунистларны алыйк. КПРФны Совет заманының атавизмы дип тә атарга була, әмма аның үзгә идеологиясе бар һәм ул әле азмы-күпме сәяси партия критерийларына туры килә. Ә сез телгә алган “Бердәм Россия”нең идеологиясе нинди? Әле күптән түгел генә “Путинны яклаучылар” партиясе, ниһаять, “консерватив модернизация” төшенчәсен тудырды, әмма аның нәрсә икәнен аңлатып бирү һәркемнең дә көченнән килми. Ни өчен идеология белән шундый проблема кичерә соң алар? Чөнки “Бердәм Россия” баштан ук ниндидер бер сәяси фикер нигезендә тупланмаган. “Хакимият партиясен” алсак, аны ике тигез булмаган төркемгә бүләргә мөмкин. Беренчесе, сан өчен ихтыяри-мәҗбүри рәвештә партбилет тоттырылган бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. (Менә сиңа безнең илдә генә була торган парадокс: хөкүмәттән иң аз акча алып эшләгән, иң күп нужа күреп яшәгән кешеләр, тиеннәрен югалтудан һәм җитәкчеләре үченнән куркып, хакимиятне яклап, партиягә керә). Ә икенче өлеше – эреле-ваклы түрәләр, җитәкчеләр, чиновниклар, главалар һ.б. Аларның күпчелеге партиягә кергәнче үк хакимияттә торган. “БР”гә керүләренең сәбәбе исә хакимиятне кулдан ычкындырмау яки карьера баскычы буенча тагын да югарырак үрмәләү иде. Сезнең партиядә булмаган главаны күргәнегез бармы? Минем – юк. “Бердәм Россия”гә керүчеләрнең өченче дулкыны – әле хакимиятне һәм байлыкны төшләрендә генә күреп саташып, хакимият белән дус булырга теләүчеләр. АКШта кемнеңдер, Барак Обама – демократ, дип демократлар партиясенә керүенең нәтиҗәсе юк, чөнки демократлар белән республикачылар анда бер-берсен алыштырып идарә итеп торалар. Ә бездә “Бердәм Россия”гә керүчеләр аның КПСС кебек гел хакимияттә булачагын шик астына алмый да. Бернинди сәяси идеология кирәкми аларга. Чын сәяси партия өчен хакимият билгеле бер максатка ирешү коралы булса, “Бердәм Россия”челәр өчен хакимият – үзе үк максат булып тора. Шуңа күрә, Дмитрий Анатольевич, “хакимият партиясенең беркайда да һәм беркайчан да оттыру мөмкинлеге булмаса, ул катып кала һәм хәрәкәтсез калган теләсә нинди тере организм кебек үк, ахыр чиктә, деградация кичерә”, – дигәндә, Сез сәбәп белән нәтиҗәне бутыйсыз, дип тоела миңа. Бала бит тумыштан ук зәгыйфь иде. Безнең парламентта утырган башка партияләргә килгәндә, аларның да хакимият партиясеннән әллә ни аермасы юк, минемчә. Мин аларны “рәнҗетелгәннәр” дип атыйм. Аларның да җитәкчеләре ниндидер үрләргә ирешкән, әмма төрле сәбәпләр аркасында хакимияттәгеләр аларны үз итмәгән, кире каккан. Шул ук вакытта билгеле бер дәрәҗәгә үскән кешегә “наезд” булган очракта, нинди дә булса “поддержка” барыбер кирәк бит. Күпләр шуны эзләп керә дә инде төрле партияләргә. Ә аларны оппозиция дип тә булмый, чөнки, үзегез дә беләсез, партияләр үзләренең төп эшләреннән – хакимият белән кискен каршылыкка керүдән курка. Чөнки каршылыкка кергәч, нәрсә буласы күз алдында. Кемнеңдер күз алдында – Басман суды, икенче берәүләрнең – Мамадышның Дегетле авылы. Шуңа күрә сезнең “Оппозициянең гадел көрәштә җиңәргә бер кечкенә генә дә мөмкинлеге булмаса, ул деградацияләнә һәм маргинальгә әверелә” дигән икенче җөмләгезне дә мин икенче төрле әйтер идем: “Гадел көрәштә җиңә алмаячагын белгәнгә күрә, бездә бары башсызлар һәм маргиналлар гына ачыктан-ачык оппозициягә керә ала”. Хәер, сәяси системабызның үзенчәлекләрен мин сөйләмәсәм дә, сез яхшы беләсез. Сез бит – Президент. Барысы да – Сезнең кулда... түгелме?
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|