поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.11.2010 Җәмгыять

Саташу, яки Бала мәхәббәтеннән дә өстен ярату була аламы?

Үзе тугызар ай буе карынында йөрткән, җаннан җан аерылу ачысын татыган, күкрәк сөтен имезеп үстергән ике баласын ташлап, мәхәббәт маҗарасы эзләп йөрүне саташу дими, тагын ни дияргә? Бәлки башкача уйлаучылар да бардыр, әмма кабатлау булса да, бу фикеремне тагын-тагын язам (һәм язачакмын да!), бала-ана арасындагы мәхәббәттән дә өстен, аңардан да газиз башка хис юк.

Табигать, бәлки илаһи көчләр хатын-кызга, анага менә шундый гаҗәеп көчле, башкача тиңе булмаган мәхәббәт биргән, шундый изге, олы хис белән зурлаган, олылаган.

 

Нурияне (исемнәр мәгълүм сәбәпләр белән үзгәртелде) күптән белсәм дә, аның турында соңгы елларда шактый күңелсез яңалыклар ишетсәм дә, моңа кадәр исерек килеш күргәнем юк иде. Гомумән, моңарчы лаякыл исерек хатын-кызны күргәнем булмаган икән. Сүз уңаеннан, алар шулкадәр ямьсез була ки, моңа кадәр кинода гына шундый күңел кайтаргыч итеп уйныйлар дип уйлый идем. Баксаң... андыйлар тормышта күпкә ямьсезрәк булып чыкты.

 

Быелның җәй башларында авылыбызда яшәүче ялгыз ир-ат – N. абый өйләнгән икән дип ишеткәч, дөресен әйтим, безнең тирәдәгеләр барыбыз да шатланды гына. Ни дисәң дә, ялгыз ир-ат ялгызлыкка түзә алмыйча шешәгә үрелүчән. Хатын-кызлы тормыш бөтенләй башкача икәне һәркемгә мәгълүм. Тик сөенечебез бик тиз күләгәләнде – кәләш дигәне “салдым” белән районда билгеле Нурия иде. Җитмәсә, үзе яшь, үзе ике бала анасы һәм... ир хатыны. Ә ул, бөтенесен ташлаган да, “Мин аны яратам!” дип, безнең авылга күчеп килгән. Интрига моңарда түгел: кем – кемне яратмас та, кем – кемне каратмас! Яшь аермасы да (хәтта бу очрактагы кебек утыз яшь булса да), башкасы да мөһим түгел ди... Тик...

 

Нурия башта өйдән чыкмады, кеше күзенә әлләни чалынмады. Әмма тора-бара ияләште. Күршеләр белән дә аралаша башлады, сулар ташый, бакчада чүп утый, икәүләп печәнгә йөриләр. Тик бу хәлгә ияләшә алмаган берәү бар иде.

 

– Бер көнне кич тавыш ишетеп урамга чыктым, – дип сөйли өлкән яшьтәге күрше апасы.– Нуриянең ире ике баласы белән төшкән икән. Ире кайт дип үгетли, балалары елый... Кызының: “Әни җаным, кайт, син безгә бик кирәк!”– диеп, өзгәләнеп елавына түзә торган түгел... Ул урамда, мин капка эчендә еладым...

 

Нарасый кызының елавына түзми, Нурия дә алар белән кайтып китә. Тик берничә көн үтүгә, ул тагын авылда иде. Бу юлы инде ире, закон нигезендә кайтаруга өметләнеп, участок вәкилләренә мөрәҗәгать итә. Тик алар көчсез, Нурия... аек. N. абыебыз да: “Мин аны кеше итәм!”– дип ышандыра. Берара бу йортка беркем дә килмәде. Ә Нурия, чыннан да, күзгә күренеп үзгәрде. Иртән иртүк тора, көтү куа, көне буе эшли, юа, җыештыра, чистарта. Бу икәү, ничә карасаң, бергә. Бераздан никах та укыттылар, Нурия колхоз эшенә дә йөри башлады. N. абыйдагы үзгәрешләр дә сөенерлек иде. Инде барысы да җайланды, ризалаштылар, ахры, дип уйлаган идек. Тик... Бу хәл белән килешә, әнисен югалту белән ризалаша алмаган берәү – сабый кыз бала бар иде шул...

 

Уразаның соңгы көннәре иде. Авыз ачар чак җиткәндә, урамда тавыш ишетеп, мин дә чыктым. Ире белән каенанасы Нурияне алырга төшкәннәр икән. Алдагы көнне инде “алып киткәннәр икән” дип ишеткән булсак та, көндез Нурияне авылда күргәч, дөрес булмады, ахры, дип уйлаган идем.

 

– Алып киткән идек тә, балалар укырга, мин эшкә киткәндә, өйдә өстеннән бикләп киттем, форточкадан чыгып качкан, – ди ире.

 

– Болай йөрүе безгә бик рәхәт дип беләсезме әллә, йөрмәс идек тә, балаларга, бигрәк тә кызына әни кирәк шул. Улы инде аңлый, ияләште, сабыр итә. Ә менә кызының елаганына чыдый торган түгел, – дип сүзгә кушыла каенана кеше.

 

– Соң, аның булганы-булмаганы, – дибез, – без инде тирә-күршеләр җыйналышкан идек.– Барыбер балаларын карамый, ташлап йөри бит...

 

– Мин аларны ташламадым, – дип кычкыра, аягында көчкә басып торган Нурия. – Менә болар миңа балаларны бирми, N. аларны бергә карарга риза... Ә мин ул өйгә кайтмыйм...

 

Шул көнне көндез генә өйдән-өйгә кереп: “Нишлим икән, балаларымны сайлыйммы, әллә N.нымы, бер киңәш бирегез әле”, – дип йөргән Нурия, бу минутларда өстенлекне кем ягына биргән – аңларлык түгел иде. Тик аның “N.ны яратам!” диюе дә ышандырмады, бәлки әле башка авылларга маҗара эзләп бармаса да, бәлки чыннан да яратадыр дип уйлар идек.

 

Нурияне барыбыз бер булып орышып та, әле генә дәваланудан кайткансың, тагын ник эчтең дип оялтырга, әниең турында уйла, аны гүргә кертәсең бит дип “уятырга” тырышып та карадык – файдасыз, аңа диңгез тубыктан иде. “Синең турыда газетага язарга кушалар” дигәнгә дә исе китмәде. “Яз”, – диде. Хәер, үз рәхәте хакына балаларын да, анасын да онытырга сәләтле, бу чиккә җиткән кешедән башканы көтеп тә булмый иде кебек.

 

– Кызганыч, районда андыйлар бер Нурия генә түгел. Барысын да күз уңында тотарга тырышабыз. Безгә мәгълүмат килеп җиткән, ягъни “шеш” тишелгән гаиләләрне даими контрольлибез, мәҗбүри дәвалануга җибәрәбез. Кайберләре акылга утыра, нормаль яши башлый, тик элекке “эз”гә кайтучылар күбрәк... Без исә ничек тә аналык хокукыннан мәхрүм итүгә барып җитмәскә тырышабыз, – дип сөйли район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. – Аңласалар, бик аңларлык та...

 

Язмамны саташу дип башлаган идем. Әмма вакыйгалар барышын ничек бар – шулай бәян итәргә булдым. Һәркем үзе теләгән нәтиҗәне чыгарсын.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 239 | 27.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»