|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2021 Җәмгыять
Үзенә кабер казыганМисырда бер тимерче дустын хәзинә эзләргә дип чакырган да, алдап, чокыр казыткан һәм шунда ук күмеп тә куйган. Иренең югалуы турында полициягә хатыны хәбәр иткән. Соңгы тапкыр ирем белән ул эшкә юлланганда телефоннан сөйләштем һәм шуннан соң ул элемтәгә чыкмады дигән. Ханым сүзләренчә, күпмедер вакыттан соң аңа билгесез кеше шалтыраткан һәм аның ирен бурычлары аркасында тоткарлап тотуын хәбәр иткән, ирне азат итәр өчен акча сораган. Полицейскийлар аның эзенә төшкән. Баксаң, ул шушы ук җирлектә эшләүче тимерче булып чыккан.
Алар югалган ир белән дус булганнар. Полицейскийлар шикләнелүче ирне тоткарлаган һәм аңардан сорау алганнар. Ир кырын эшне мәрхүмнең хатыны белән икәү башкардык дип сөйләгән. Мәрхүм ир, имеш тә, хатынын каккан-суккан, шуңа хатыны аңардан котылмакчы булган. Тимерче корбанын хәзинә эзләүдә булыш әле дип алдап чакырткан.
“Дустым килгәч, мин аңа наркотик белән агуланган сут бирдем. Җир казый башлагач, ул һушын югалтты. Мин аны казылган чокырга этеп төшердем. Шунда үлде дә”, – дип сөйләгән ир.
Мәрхүмнең хатыны да үтерү планы хакында белүен яшерми. Тиздән бу икәүгә суд булачак.
Ирне бергәләп теге дөньяга озаткач, нишләп тимерче аның хатыныннан акча таләп иткән? Ире югалуда үзенең дә гаебе булгач, нишләп хатын полициягә хәбәр иткән?
Фото:N-sky / Shutterstock
Чыганак: lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|